Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватан Геройлары көне белән

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Сезне истәлекле дата — Ватан Геройлары көне белән котлыйм.

Бу көнне без Россия Геройларын, Советлар Союзы Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын – илебезне яклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән, Ватаныбызның азатлыгы һәм чәчәк атуы хакына бөек батырлык һәм каһарманлык күрсәткәннәрне хөрмәтлибез.

Вакыт бара, әмма сугыш кырларында туган җиребезне саклаган, шәһәр һәм авылларны җимереклектән торгызган, фәндә, икътисадта һәм мәдәнияттә югары казанышларга ирешкән кешеләрнең исемнәре Россия тарихында, замандашлар йөрәгендә һәм рәхмәтле буыннар күңелендә мәңгегә сакланачак. Илебез тарихы күбесенчә шушы батыр кешеләр тырышлыгы белән языла. Аларның Ватанга хезмәт итүе - яшь буын өчен яхшы мисал, батырлык һәм чын патриотизм үрнәге.

Без Ватанга һәм халыкка тугры булган данлы Геройларыбызның исемнәрен кадерлибез һәм аларның традицияләрен лаеклы дәвам итү өчен барысын да эшләргә тиешбез.

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев