Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Владимир Романов: “Кешеләр өчен эшлим“

Күптән түгел 25 Октябрь исемендәге Совхоз поселогы янында теплица хуҗалыгы барлыкка килде. Крестьян- фермер хуҗалыгы башлыгы дүрт ел инде теплицалар белән шөгыльләнә. Әмма әлегә кадәр аларның күләме аз булган. Ул Лаешның икенче мәктәбен тәмамлаган. Лаешта СПТУда укыган, аннан соң педагогик белем алган. Әмма ул җиргә тартылган. Үз вакытында авыл хуҗалыгы...

Күптән түгел 25 Октябрь исемендәге Совхоз поселогы янында теплица хуҗалыгы барлыкка килде. Крестьян- фермер хуҗалыгы башлыгы дүрт ел инде теплицалар белән шөгыльләнә. Әмма әлегә кадәр аларның күләме аз булган.

Ул Лаешның икенче мәктәбен тәмамлаган. Лаешта СПТУда укыган, аннан соң педагогик белем алган. Әмма ул җиргә тартылган. Үз вакытында авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән, соңрак орлыкчылык инспекциясендә начальник булган әтисе тәэсир иткәндер, мөгаен. Зур булмаган теплицалар бу юнәлешнең өметле булуын күрсәтә. Шул чакта Владимир Александрович инвесторлар эзли башлый, ә бу җиңел эш булмый. Әмма яшь эшмәкәр үзенең ышанычлы булуын исбатлый ала. Хәзер 40 сутый җирдә дүрт теплица урнашкан. Бишенчесе төзелә, тиздән аннан файдалана башлаячаклар. Төргәкләү цехы да эшли башлый.

Продукциянең көндәшлеккә сәләтле булуы аның үзкыйммәтен киметә - бу хакыйкать. Шуңа күрә фермер хуҗалыгы башлыгы процессның бу ягына аеруча игътибар итә.

Үз эшен ачканчы Владимир Романов теплицаларның шактый проектын өйрәнә. Ул италия технологиясен сайлый- җиңел конструкцияләрне тиз арада җыю мөмкинлеге бирә.

-Теплица ике катлы элпә белән капланган, арасына җылы һава өрдерелә,- дип сөйли фермер. -Һава капламы поликарбонатка караганда җылыны нәтиҗәле саклый. Җылытуда да элпә кулланыла: киң җиңсәгә басым астында кайнар һава килә. Мондый алым теплицада кирәкле температура тәэмин итә.

Кулланылган технологияләр, шулай ук автоматик сугару һәм үз скважинасы булу чыгымнарны сизелерлек киметә. Помидор һәм кыяр рассадасын монда, теплицада үстерәләр, бу да соңгы нәтиҗәгә уңай йогынты ясый.

-Минем продукция экологик чиста,- дип ышандыра Владимир Романов. - Мин берни белән тукландырмыйм, химик ашламалар кулланмыйм. Мин помидор саткан базарда атнага ике тапкыр анализ алалар.

Бу теплицалардан беренче уңышны ул бер айдан алырга ниятли. Ай саен 15 тонна чамасы сатылачак. Эшмәкәр продукция күләмен арттырырга уйлый. Җитештерүгә акча белән бергә күңел җылысы да салынган җирле продукция һәрчак көндәшлеккә сәләтле була.

Владимир Александровичка район һәм җирле хакимият булыша. Шуңа күрә җир участогы бүлүдә, коммуникацияләргә тоташуда проблемалар булмый. Барысы да теләгәнчә шома гына булмый, әлбәттә. Кеше факторына бәйле проблемалар бар.

-Аларны хәл итәрмен дип уйлыйм. Мин бит үзем өчен генә түгел - кешеләр өчен эшлим. Уңыш җыю сезонында эшчеләр саны арта.

Яшь фермер киләчәккә өмет белән карый. Хезмәт сөю һәм җитди эш белән шөгыльләнү теләге, шулай ук дәүләт ярдәме - һәр эштә уңыш нигезе ул. Россия теләсә нинди икътисади санкцияләргә каршы торырга сәләтле. Владимир Романовның яңа теплицалары моның ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария Лаеш районы янгын