Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Владимир Романовның кыяр патшалыгы

Фермерның планнарында - ел әйләнәсе җитештерүгә күчү Агрокомплексны тулысынча кулланганда уңыш һәр 48 сәгать саен 500 кг яңа өлгергән, кетердәп торучы кыяр тәшкил итә.

Владимир Романов кыярны өч ел элек кенә үстерә башлаган. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Лаеш районының Александровка авыл җирлеге территориясендә җир пае сатып алган һәм биш теплицадан торган агрокомплекс һәм 0,6 га мәйданда хуҗалык блогы төзегән.

Фермер йөз метрлы дүрт парникта кыяр, бишенчесендә томатлар үстерә. Үсемлекләрне даими рәвештә эшкәртү белән алты хезмәткәр шөгыльләнә. Уңыш җыйганда тагын дүрт кеше җәлеп ителә.

- Электр энергиясенә тарифлар зур проблема булып кала, - дип уртаклашты Владимир Александрович. - Түбәнәйтелгән авыл хуҗалыгы тарифын бетергәннән соң, теплицаларны тәүлек әйләнәсе яктыртуны оештыру рентабельле түгел. Көзге-кышкы чорда көн кыска булганлыктан, без эшне туктатып торырга мәҗбүрбез.

Аграрийга яшелчә культураларын үстерүнең органик технологиясен кулланырга аның әтисе – агроном Александр Романов булыша. Хуҗалыкта табигый тукландыру кулланыла.

Фермер сөйләвенчә, барлык дүрт теплица ике көнгә бер тапкыр 500 кг кыяр уңышы бирә. Бүгенге көндә бер теплицадан шул ук вакыт эчендә 150 килограммга якын уңыш алына.

- Зур теплицалар өчен гадәти яктыртуның альтернативасы булып газ-поршеньлы электростанция хезмәт итә ала, әмма ул шактый кыйммәт. Кулай кредит бирү җитми, - дип зарланды Владимир Романов. - Шулай ук эш өчен мини-трактор сатып алу да яхшы булыр иде.

Хәзерге вакытта районның авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан республика авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча ябык грунтта яшелчәләр үстерүгә ел саен 1 квадрат метрга 30 сум күләмендә ярдәм күрсәтелә.

Фермерның планнарында ябык грунт мәйданнарын 2 гектарга кадәр арттыру, ел әйләнәсе җитештерүгә күчү өчен технологик һәм техник модернизацияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы