Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өй. Сәламәтлек. Матурлык

Күңел нотасының нәрсә икәнен беләсезме? Сезгә бу хакта "Тандер" АҖнең "Магнит- Косметикс" кибете сатучы-консультантлары җентекләп сөйләрләр. Лаешта бу сәүдә предприятиесе ике ел элек ачылды һәм сатып алучыларның ихтирамын яулады. Шулай итеп күңел нотасы һәм шлейф нотасы турында. Аңлашыла ки, сүз хушбуйлар исе турында бара. Безгә кибет директоры Әлфия Карымова сөйләгәнчә,...

Күңел нотасының нәрсә икәнен беләсезме? Сезгә бу хакта "Тандер" АҖнең "Магнит- Косметикс" кибете сатучы-консультантлары җентекләп сөйләрләр. Лаешта бу сәүдә предприятиесе ике ел элек ачылды һәм сатып алучыларның ихтирамын яулады.

Шулай итеп күңел нотасы һәм шлейф нотасы турында. Аңлашыла ки, сүз хушбуйлар исе турында бара. Безгә кибет директоры Әлфия Карымова сөйләгәнчә, шлейф нотасы - әле генә парфюм файдаланган кешедән һавада калган ис. Күңел нотасы- бу да хуш ис, әмма ул хушбуй куллангач 10-15 минуттан соң гына ачыла. Безне җиңел болыт кебек чорнап ала һәм үзенә җәлеп итә. Һәр кешенең тиресендә ул төрлечә тарала. Шуңа күрә без үз әниебез, сөйгән кызыбызның яраткан исләрен хәтерлибез. Кемгәдер ул "Шанель №5" исе белән, ә башкларга күптәнге "Красная Москва" белән бәйле. Моннан гына без бу исләрне үз итүчеләрдән читләшмибез.

"Магнит - Косметикс" кибете сатучылары декоратив косметика һәм хушбуйлардан файдалану серләре белән һәрчак уртаклашырга әзерләр. Барлык кызлар (ә коллектив алты яшь кешедән тора - уртача яшь - 27) махсус өйрәнү узганнар. Алар сатып алучының тире тибын аера алалар һәм крем, башка косметика сайлый, яңаларын тәкъдим итә алалар. Моннан тыш, айның беренче җомгасында үтә тоган Матурлык көнендә 500 сумнан артык әйбер алучыларның барысы бушлай визажист хезмәтеннән файдалана ала. Сүз уңаеннан, кибеттә тагын берничә акция үткәрелә. Матурлык көнендә бит тиресен тәрбияләү өчен товарлар, балалар косметикасы 25% ташлама белән сатыла. Ә һәр айның 15нче числосында гаилә акциясе игълан ителә - бу көнне акциягә кермәгән кер порошокларын һәм шампуньнарны 20%лы ташлама белән алып була. Сезнең өй, матурлык һәм саулык өчен кирәкле товарлар алу өметегез бар. Коллектив менә шундый девиз астында эшли дә.

-Сатып алучыларның барлык үтенечләрен канәгатьләндерергә тырышабыз, - дип сөйли Әлфия Рауиловна, - безнең даими сатып алучыларыбыз бар инде. Без аларны таныйбыз. Лаешта яшьләр һәм үз-үзләрен караучылар күп. Безгә шулай ук яшь әниләр памперслар һәм балалар косметикасы алырга киләләр.

Сатучы-консультант нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дигән сорауга кибет хуҗасы болай дип җавап бирде:

-Стрессларга нык булу, коммуникабельлек, өйрәнү теләге булган, кулланучылар базарындагы үзгәрешләргә җайлаша белү. Безнең тату коллективта боларның барысы бар. Без кешеләргә шатлык бүләк итәргә тырышабыз. Безнең тагын бер акциябез шундый исемдә - "Кешеләргә шатлык бүләк итү". Һәр 250 сумлык әйбер алучыга наклейка бирәбез. Ә аннан соң 90 наклейка хуҗасы бәллүр җыелмага яки ашамлыклар әзерләү формаларына ия була.

Шунысы истәлекле, айга бер тапкыр "яшерен сатып алучы" бәясе кибеттәге хезмәт күрсәтү сыйфатын ачык күрсәтә. Лаеш кибетендә бу күрсәткеч 90 % тәшкил итә, бу "Магнит - Косметикс" фирмасы Казан сәүдә предприятиеләре өчен дә ирешелмәслек.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район