Яңа китап үз укучыларын тапты
Сукыр һәм начар күрүчеләрнең Лаеш мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр "Белочкин зонтик" әкият китабын тәкъдим итүдә катнашты. Зөһрә Лезина фотосы Китап авторы Александр Дорофеев 1947 елда ТАССР ның Куйбышев районында (хәзер Кайбыч районы) туган. География факультетын тәмамлагач мәктәптә өч ел ул фәнне укыта, 14 ел геолог булып эшли. Владивосток шәһәренә күчеп килгәч океанология...
Сукыр һәм начар күрүчеләрнең Лаеш мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр "Белочкин зонтик" әкият китабын тәкъдим итүдә катнашты.
Зөһрә Лезина фотосы
Китап авторы Александр Дорофеев 1947 елда ТАССР ның Куйбышев районында (хәзер Кайбыч районы) туган. География факультетын тәмамлагач мәктәптә өч ел ул фәнне укыта, 14 ел геолог булып эшли. Владивосток шәһәренә күчеп килгәч океанология белән мавыга. Тирә-юнь мохитны саклаучы халыкара җәмәгатьчелек оешмасының "Яшел дөнья" проекты кысаларында күп еллар сәяхәт итә.
Ул беренче хикәяләрен армиядә хезмәт иткәндә яза. Соңрак мәкаләләрен "Вечерняя Казань" газетасында бастыра. Александр Григорьевич гаиләсе белән Лаешка 1996 елда күчеп килә һәм әйләнә-тирә мохитны саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүен дәвам итә.
Китабын тәкъдим иткән кичәдә автор балаларга ул әкиятләрне яшь чагында язуын әйтте. Урман турында хикәяләрен үз балалары кечкенә вакытта алар өчен язган, беренче китабын берничә дистә ел узганнан соң гына бастыруга ирешә.
Укучылар Александр Дорофеевны сорауларга күмде. Аңа урманда яшәүчеләр турында әллә күпме хикәяләрнең ничек тууы хакында сөйләргә туры килде. "Белочкин зонтик" әкиятендә, мәсәлән, балалар якын итеп кабул итәрлек вакыйгалар сурәтләнә. Аның геройлары игелекле һәм яхшы күңелле. Җәнлекләр күңелле итеп аралашалар һәм бер-берсенә ярдәм итә.
- Кешеләр тормышында игелеклелек сизелмичә генә бетеп бара. Интернетта һәм телевидениедә башка тапшырулар уңай күренешләргә урын калдырмый, - ди автор. - Шундый болгаткыч, шомартылган тапшыруларны караганда кайвакыт мәгънәләрен дә аңлавы кыен. Шуңа күрә балаларга тирә-юньдәгеләргә яхшы карашның бер өлешен булса да җиткерәсе килә.
Балалар әкиятчесе китапны үз акчасына бастырган. Интернат балаларына ул 25 данә бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев