Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа клуб авыл халкына ишекләрен ачты

Татар Сараланында авыл мәдәният йортын төзүгә бер елдан аз вакыт китте, менә ул авылда яшәүчеләрне һәм бәйрәм кунакларын кабул итте. Автор фотосы Авыл мәдәният йорты искесе белән янәшәдә төзелгән. Каршыда гына мәчет һәм ялт иткән балалар мәйданчыгы. Салкынча һава һәм йомшак кар өлкәннәргә дә , балаларга да яңа бина янына...

Татар Сараланында авыл мәдәният йортын төзүгә бер елдан аз вакыт китте, менә ул авылда яшәүчеләрне һәм бәйрәм кунакларын кабул итте.

Автор фотосы

Авыл мәдәният йорты искесе белән янәшәдә төзелгән. Каршыда гына мәчет һәм ялт иткән балалар мәйданчыгы. Салкынча һава һәм йомшак кар өлкәннәргә дә , балаларга да яңа бина янына ачу тантанасына кадәр шактый алдан җыелырга комачау итмәде.

Тантаналы вакыйгада Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

-Лаеш районында мәдәнияткә зур игътибар бирелә, ә халыкның ялын оештыру - өстенлекле бурычларның берсе, - дип басым ясады район башлыгы. - Хәзер кешеләрнең заманча мәдәният йортында ял итә алулары сөендерә.

Михаил Павлович төзелеш оешмалары вәкилләренә рәхмәт белдерде. Ә Айрат Миңнемуллович тантаналы шартларда клуб мөдире Тәнзилә Нуруллинага Татарстан Республикасы Президентыннан 100 мең сумга "Бүләк сертификаты" тапшырды.

Мәдәният йортына керү алдындагы символик кызыл тасманы кискәч авыл халкы һәм кунакларны зур подностагы чәк-чәк белән каршыладылар. Керүчеләрнең барысы татлы сыйдан авыз итте.

Заманча бинаның тышы да, эче дә матур. Стенаны зур көзге һәм матур стендлар бизи, анда иҗат күргәзмәсе урын алган. Якты холл тамашалар залына гына түгел, ә авыл китапханәсенә дә илтә, анда артык зур булмаган кабинетта китап стеллажлары уңайлы урнашкан. Балалар эшләгән әйберләргә һәм тематик күргәзмәгә дә урын табылган.

Лаеш районы клуб мөдирләре Татар Сараланында яшәүчеләргә бәйрәм концерты бүләк иттеләр. Моңлы һәм шаян вокаль композицияләр тамашачыларга аеруча ошады. ТР мәдәният министры әйтеп үткәнчә - кунакчыл клуб сәхнәсе җирле тамашачыларны бик озак сөендерер әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район