Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа проектлар

"Бердәм Россия" сәяси партиясе Лаеш җирле бүлегенең 27нче конференциясендә районда яшәүче кешенең һәркайсына кагыла торган мәсьәләләр каралды. Ольга Исаева Денис Фролов фотосы Партиянең "Тарихи хәтер" проекты илебезнең 62 төбәгендә тормышка ашырыла. Ул Россиянең мәдәни мирасын һәм тарихи дөреслекне саклауга йөз тота. Хәзер, кайбер илләрдә тарихи фактларны бозып күрсәтү барганда, "Тарихи...

"Бердәм Россия" сәяси партиясе Лаеш җирле бүлегенең 27нче конференциясендә районда яшәүче кешенең һәркайсына кагыла торган мәсьәләләр каралды.

Ольга Исаева

Денис Фролов фотосы

Партиянең "Тарихи хәтер" проекты илебезнең 62 төбәгендә тормышка ашырыла. Ул Россиянең мәдәни мирасын һәм тарихи дөреслекне саклауга йөз тота. Хәзер, кайбер илләрдә тарихи фактларны бозып күрсәтү барганда, "Тарихи хәтер" проектын тормышка ашыруның тәрбияви әһәмияте аеруча мөһим.

Бу проект кысаларында районда зур эшләр алып барыла. Лаешта Җиңү паркы яңартылды, мәчетләр, чиркәүләр һәм тарихи яктан кыйммәтле биналар торгызыла.

Мәктәп музейларыннан башлап крайны өйрәнү буенча эшләр алып барыла. Җирле край өйрәнүчеләр үзләренең кече туган илләре турында һәм үз нәселләре турында китаплар чыгаралар. Яшьләр Лаеш ягы музее, район газетасы, мәгариф идарәсе тәкъдим иткән проектларда актив катнашалар.

Рождествено һәм Столбище хәрби-патриотик клублары эзләүчеләре озак еллар дәвамында Бөек Ватан сугышы булган урыннарда казу эшләре алып баралар. "Үлемсез полк" акциясендә районның барлык учреждениеләре актив катнашты. Быел районда беренче мәртәбә үткән сугыш чоры җырлары фестивале анда катнашучыларга да, тамашачыларга дә зур тәэсир итте.

Болар әле халыкның тарихи хәтерен саклауга юнәлтелгән эшләрнең тулы булмаган исемлеге генә.

Конференциядә каралган икенче мәсьәлә - "Бердәм Россия" партиясенең Татар Сараланы җирле бүлеге эше. Бу авылда партиянең башлангыч ячейкасына 35 кеше керә, алар авыл җирлеге тормышында актив катнашалар. Һәр сишәмбедә гражданнар кабул ителә. Беренче ярты елда Татар Сараланы авыл җирлеге башкарма комитетына 35 кеше телдән һәм тугызы язма рәвештә мөрәҗәгать иткән. Алар хезмәт хакы түләүгә, төзелеш, авыл хуҗалыгын үстерүгә, җир мөнәсәбәтләренә, мәгарифкә, торак белән тәэмин итүгә һәм башкаларга бәйле.

Бу җирлектә партия проектлары тормышка актив ашырыла. Мәсәлән, федераль "Җирле авыл мәдәният йорты" партия проекты кысаларында 2017 елда монда клуб төзелде. 2016 елда "Россиягә һәр бала мөһим" программасы буенча балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка килгән. "Сәламәт киләчәк" программасы нәтиҗәсендә ФАП кабинеты ремонтланган. Партиянең "Ветераннарга игътибар һәм кайгырту" җирле проекты кысаларында сугыш һәм хезмәт ветераннарының яшәү шартларына мониторинг даими үткәрелә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән партия проекты да үзен танытып өлгерде. Авылда яшәүчеләр партиянең "Россия экологиясе" проектына актив кушылдылар, аның кысаларында шимбә өмәләре уза, ел саен 300 агач һәм куак утыртыла, авыллар территорияләре төзекләндерелә. Партия проектларын халыкныкы дип әйтергә дә нигез бар, чөнки алар гражданнар тормышын яхшыртуга юнәлтелгәннәр.

"Бердәм Россия" партиясенең төп булышчысы - бөтенроссия "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" җәмәгать оешмасы. Яшь гвардиячеләрнең максаты - яшьләрне җәмгыятькә файдалы, әһәмиятле эшләргә җәлеп итү. Митинглар, конкурслар, спорт ярышлары, мәдәни-күңел ачу программалары, төрледән төрле акцияләр - "Яшь Гвардия"нең җирле бүлеге боларның барысын тормышка ашыра.

Чыгыш ясаучылар чыгышларыннан соң район партконференциясендә катнашучылар "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлеге ХХVII конференциясенә делегатлар сайладылар. Күпчелек тавыш белән Лаеш районы делегациясе составына партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Михаил Афанасьев; "БР" партиясе җирле бүлек башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова; "БР" партиясе Сокуры беренчел бүлеге секретаре, Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков; "БР" партиясе Атабай беренчел бүлеге секретаре, Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова һәм "БР" партиясе Татар Сараланы беренчел бүлеге секретаре, Татар Сараланы авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбарәкшин керде.

Йомгаклау өлешендә партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшыру, партконференциягә чакырылганнарны һәм делегатларны бүләкләү тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район