Юл һәлакәтләрендә гомерләре өзелгәннәрне искә алып күккә шарлар очты
Мөдәррис Газизуллин фотосы Лаеш интернат-мәктәбендә педагоглар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннары истәлегенә багышланган чара уздырдылар. Укучылар алдында Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина чыгыш ясады. -Юл һәлакәтләрендә һәрчакта да мшина йөртүчеләр гаепле булмый. Еш кына иң гади юл...
Мөдәррис Газизуллин фотосы
Лаеш интернат-мәктәбендә педагоглар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннары истәлегенә багышланган чара уздырдылар.
Укучылар алдында Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина чыгыш ясады.
-Юл һәлакәтләрендә һәрчакта да мшина йөртүчеләр гаепле булмый. Еш кына иң гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакламаган җәяүлеләр дә авария сәбәпчесе булалар, - дип кисәтте мәктәп балаларын Альберт Шамилевич. - Тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Еш кына янәшәдә тротуар булса да машина юлыннан рәхәтләнеп йөрүче җәяүлеләрне күрергә була. Алар юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын куркыныч астына куялар.
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көнендә 2-11 сыйныф укучыларының тәрбиячеләре белән юл хәрәкәте иминлеге темасына ясалган плакатларын яклау булды. Мәктәп балалары шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Аннан аварияләрдә гомерләре өзелгәннәрне бер минут тын калып искә алдылар.
Йомгаклап балалар мәктәп ишегалдында юлларда һәлак булганнар истәлегенә төрле төстәге 37 шар очырттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев