Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлларда бәла булмасын өчен

Уку елы башланды, шуның белән балигъ булмаганнар катнашында юл һәлакәтләре саны да артты. Ольга Исаева Узган ел белән чагыштырганда Татарстанда балалар катнашында юл һәлакәтләре саны кимеде. Мәсәлән, үткән 9 айда 16 яшькәчә балалар катнашында 447 һәлакәт теркәлгән (узган елның шул ук чорында - 481). Аларда 13 баланың гомере өзелгән (узган...

Уку елы башланды, шуның белән балигъ булмаганнар катнашында юл һәлакәтләре саны да артты.

Ольга Исаева

Узган ел белән чагыштырганда Татарстанда балалар катнашында юл һәлакәтләре саны кимеде. Мәсәлән, үткән 9 айда 16 яшькәчә балалар катнашында 447 һәлакәт теркәлгән (узган елның шул ук чорында - 481). Аларда 13 баланың гомере өзелгән (узган елда - 510). Әмма сентябрьдә без "саксызлык" буенча һәлакәтләр санының 6,2%ка артуын күрәбез: 17 һәлакәттә җәяүле бер бала үлгән һәм 16сы җәрәхәтләр алган.

Лаеш районында 9 айда балалар катнашында 9 һәлакәт булган (узган елда - 1). Аларның берсе һәлак булды һәм 9ы төрле тән җәрәхәтләре алды (узган елның шул ук чорында - 2).

-Юлларда бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен балалар белән аңлату эшләрен даими алып бару кирәк, - дип ата-аналарга һәм педагогларга мөрәҗәгать итте Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов. - Бу юнәлештә ЮХИДИ хезмәткәрләре, ата-аналар һәм педагоглар тырышлыгын берләштерү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДТП undefined