Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аны зарыгып көткәннәр өчен Яңа ел могҗизасы

Яңа ел – иң тылсымлы һәм аеруча балалар көтеп алган бәйрәм. Әмма балалар күп, ә бюджет чикле гаиләләрдә барысын бүләк белән сөендерү җиңел түгел.

Лаеш районы “Алтын көз” үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү бүлегендә бәйрәмгә әзерлек шактый алдан башланды.

Үзәк белгечләре социаль хезмәттә торган балалар белән Кыш бабайга теләкләрен белдереп хатлар яздылар.

Һәм менә балалар янына чын Кыш бабай һәм Кар кызы “Алтын көз” үзәге белгечләре, Казандагы В.Г.Тимирясов исемендәге инновацияләр университетының “От чистого сердца” волонтерлар оешмасы һәм Татарстан Республикасының Гомумроссия халык фронты төбәк бүлеге активистлары килде. ”2018 елның иң изге тылсымчысы бул” хәйрия акциясе кысаларында алар малайлар һәм кызларга бер капчык бүләк алып килгәннәр. Волонтерлар 35 гаиләдә булдылар. Ә аларда 72 бала яши.

Кыш бабай һәм Кар кызы капчыктан балалар теләгән бүләкне алганда аларның сөенүләренең чиге булмады. Балалар могҗизага, Кыш бабайга һәм изге күңелле кешеләр булуга ышандылар. Балалар елмаюы, аларның ут янган күзләре, рәхмәтләре – тыйнак “рәхмәтләре” һәр йөрәкне эретә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы яңа ел кыш бабай кар кызы