Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балаларны яклау көне

Кадерле лаешлылар, өлкәннәр һәм балалар! Сезне искиткеч бәйрәм – Балаларны халыкара яклау көне белән котлыйм!

Һәр бала яратуга, кайгыртуга һәм аңлауга мохтаҗ. Менә шуңа күрә дә хакимиятнең, җәмгыятьнең һәм барлык битараф булмаган кешеләрнең төп бурычы – безнең балаларны акыллы, тәртипле, мәгърифәтле, мәдәниятле итеп тәрбияләү. Алар үзләрен якланган итеп хис итсеннәр, тормышта яхшы старт алсыннар өчен без барысын эшләргә тиешбез.

Лаеш районында талантлы балалар күп: спортчылар, музыкантлар, рәссамнәр, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестивальләрдә, ярышларда җиңүчеләр. Аларның күбесе республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда район данын уңышлы яклыйлар.

Үз эшчәнлеге буенча, йөрәге кушуы буенча үз көчен һәм күңел җылысын безнең балаларга һәм оныкларга биргән, аларны яраткан һәм аңлаган әти-әниләргә, әбиләргә, бабайларга, педагогларга һәм барлык кешеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын, ә туганнары аларны кайгыртсын һәм яратсыннар.

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев