Бертуктаусыз эшләгән
Фото гаилә архивыннан Бу кешенең тормышы гаҗәеп һәм матур. Сугыштан соңгы авыр еллар, фән белән мавыгу һәм өлкән яшьтә тырышып җирдә хезмәт итү. Насыйх Мотыйгулла улы Булатов нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, аны һәр җирдә уңыш көтә.
Фото гаилә архивыннан
Ул 1928 елның 8 июнендә Чистай районында күп балалы гаиләдә туа, анда 11 бала була. 1941 елда ике абыйсы сугышка китә, берсе бронь белән Яшел Үзән заводында эшли. Калганнары мәктәптә укый. Насыйх дәресләрдән соң колхозда эшли.
1947 елдан 1949 елгача Насыйх Булатов Чистайда фельдшерлык-акушерлык техникумында, 1949 елдан 1955 елга кадәр Казан медицина институтында укый. Укуны эш белән чиратлаштыра: ял көннәрендә елга портында, тимер юлда йөк ташучы булып эшли, әнисенә, энеләренә булыша. 1953 елда әтиләре һәм кечкенә сеңелләре үлә. Кыен булуга да карамастан, биш бала югары белем ала.
Югары уку йортын тәмамлагач, юллама буенча Насыйх Мотыйгуллович Ямаш, Акташ районнарында санитар-эпидемиология станция җитәкчесе булып эшли. 1950- 1960 елларда ТАССРның кайбер районнарында, шул исәптән Акташта да, талпан энцефалиты очраклары арта. Насыйх Булатов Казан НИНЭИМ белгечләре белән берлектә инфекция учагын ачыклый һәм авыруларны дәвалау алымын сайлый.
Фәнни эш белән кызыксыну аны Казандагы эпидемиология фәнни-тикшеренү институтына китерә, ул монда микробиолог булып эшли. Медицина фәннәре кандидаты диссертациясен яклый, аннан фәнни эшләр буенча директор урынбасары була. Насыйх Мотыйгулловичның эш сөюе, иҗади хезмәте 1985 елда “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе һәм “Хезмәт ветераны” медале белән билгеләнә. Тыл хезмәтчәне буларак аның шулай ук “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында намуслы хезмәте өчен” һәм Бөек Җиңүнең 55, 60, 65, 70 еллыгына истәлек медальләре бар.
Насыйх Булатов илебезнең профиль институтлары белгечләре квалификациясен күтәрү өстендә актив эшли. 1992 елда пенсиягә чыга һәм Лаеш районына күчеп фермерлык белән шөгыльләнергә була.
Район һәм совхоз җитәкчелеге, энесе гаиләсе ярдәмендә 1991 елда Насыйх Мотыйгуллович гаиләсенә Куюки авылы янында җир участогы бүлеп бирәләр. Аның гаилә әгъзалары фермерлык белгечлеген үзләштерәләр: җир эшкәртәләр, тавыклар үрчетәләр, үгезләр симертәләр. 1990нчы елларны шулай уздыралар.
Хатыны лена Нуриевна белән 62 ел яшиләр, ике бала – кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр, ике оныкларын үстерүдә булышалар. Хәзер 4 оныкчыклары үсеп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев