Борынгы урамнарда мине вакыт каршы ала
Кемнең сүзләре икәнен хәтерләмим, әмма алар архитектура һәйкәлләрен саклау ни өчен кирәк дигән сорауга бик төгәл җавап бирәләр: “Тарихи һәм мәдәни мирас – ул инде үткән буыннардан киләчәк буыннарга тапшырылган бәя биргесез байлык”.
Лаешта яшәүчеләр һәм аның кунаклары соңгы елларда безнең район үзәгендә нинди мөһим үзгәрешләр барганын күрәләр. Бу турыда без Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина белән сөйләшәбез.
Әмма башта – тарихи белешмә.
Лаеш – Куйбышев сусаклагычының уң як ярында урнашкан зур булмаган шәһәр. Тарихи чыганаклар сөйләгәнчә, ул Казан алынганнан соң – 1557 елда, болгарларның Чакма авылы янындагы Лаиш поселениесе урынында салынган. Дулкынланучы чирмешләргә каршы терәк пункт һәм Кама аркылы чыгу урынын саклау бурычын башкарган. Шуңа күрә монда хәрбиләр яшәгән, ә шәһәр үзе узган гасыр ахырына кадәр исән булган манаралар белән әйләндереп алынган була. Әкренләп Лаишев төрле милләт һәм төрле дин тотучы кешеләр дус һәм тату яшәгән эре металлургия һәм һөнәрчелек үзәгенә әверелә. Монда православие динендәге, раскольникларны, католикларны, яһүдләрне, мөселманнарны очратырга мөмкин була, алар өчен Лаишев даими яшәү урынына әверелә. Шәһәр төзелә һәм XX гасыр башында таштан православие храмы, 60 малайга ике сыйныфлы шәһәр училищесы, 20 ир-ат һәм 13 хатын-кызга җәмәгать (гарипләр) йорты, 40 караватка шәһәр хастаханәсе, даруханә барлыкка килә.
1990 елда Лаишево эшчеләр поселогын Россия Федерациясенең тарихи шәһәрләре исемлегенә кертәләр. Ә 2004 елда аның шәһәр статусы торгызыла, әмма Лаишево исеме сакланып кала, ә Лаишев түгел.
Фәридә Гафиулловна, соңгы ике-өч елда Лаешта искиткеч “Кама диңгезе” яр буе барлыкка килде. София соборы чын-чынлап хәрабәләрдән торгызыла, әле күптән түгел генә ул изге Николай соборы дип атала иде, ә хәзер үзенә баштагы исемен кире кайтарды. Шәһәр кунакларын чуерташ тезелгән урам, пюпиртлар һәм кайбер урамнар исемнәре шаккатыра. Бу үзгәрешләр кем тарафыннан финанслана?
-2018 елда безнең район Бөтенроссия конкурсына ике проект бирде: 30 миллион сумга “Кама диңгезе” һәм 50 миллион сумга “Лаеш бульвары”. Ике проект та финалга чыкты, ләкин акчаны “Кама диңгезе”нә бүлеп бирделәр. Шул чакта ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич “Лаеш бульвары” проектын республика бюджетыннан финаслау турында карар кабул итте.
Ә Лаешка мондый югары игътибарны нәрсә белән аңлатырга була?
-Россиядә 2030 елга кадәр чорда тарихи поселениеләрне үстерү, мәдәни һәм туристлык мөмкинлекләренә ярдәм һәм аларны популярлаштыру, мәдәни мирасның икътисадын үстерү буенча Концепция кабул ителде. 2015 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстанда 13 шәһәр тарихи поселение разрядына кертелде. Алар арасында – Лаеш та бар.
Нәрсә ул “тарихи поселение”?
-“РФ халыкларының мәдәни мирасы объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында”гы Федераль законның 59 маддәсенә ярашлы төстә, чикләрендә мәдәни мирас объектлары һәм тарихи поселениенең сак предметлары булып торучы объектлар булган торак пункт яки аның бер өлеше тарихи поселение булып тора. Лаешта шәһәрнең Яр буе урамыннан Кошевой урамына кадәр территориясе тарихи өлеш дип табылган. Бу анда яшәүчеләргә аерым җаваплылык өсти. Моннан тыш, яңа биналар төзегәндә проектны ТР президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге тарихи поселениеләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Ведомствоара комиссия белән яраштыру таләп ителә.
Лаешның тарихи өлешенә реконструкция ясау буенча нәрсә эшләнгән?
-Мин шәһәр кешеләре һәм кунаклары безнең пляжны лаеклы бәяләгәннәрдер дип уйлыйм. Ул республикада иң зур пляж – аның озынлыгы 890 метр. Иң озын пергола – өсте ябулы агач ятаклар урнаштырылган. Пляжны Казан кешеләре дә яратты.
Республика Хөкүмәте һәм район җитәкчелеге ярдәме аркасында урамнарда мәдәни мирас объектлары янында 14 пюпирт һәм урам исемнәре белән 14 күрсәткеч, биш карта урнаштырылган. Татарстанда бары дүрт шәһәрдә генә мондый нәрсә бар: Казанда, Алабугада, Чистайда һәм бездә, Лаешта. София соборы актив төстә реставрацияләнә. Аңа элекке йөзен кире кайтарачаклар.
Ленин урамында София соборыннан янгынга каршы частька кадәр юл участогына чуер таш җәелгән. Без революциягә хәтле Оренбург трактының нинди булганын күрсәтергә теләдек. Башта монда торцовка булган – имән бүкәнчекләр белән капланган юл капламы, ә соңрак күпер. Сүз уңаеннан, революциягә кадәр Лаешта бары ике урам гына төзекләндерелгән: хәзерге Карл Маркс һәм Ленин урамнары. Ә башкаларында үтеп йөри алмаслык баткак.
Лаешның тарихи өлешен реконструкцияләү буенча тагын нинди эшләр каралган?
-Мин шәһәребездә төзелә башлаган биек йортларга каршы, чөнки аутентиклык югала. Лаешта 1917 елда зур янгын булган, дүрт урамның өчесе тулысынча янып беткән. Бездә болай да бары 10 архитектура һәйкәле генә калды. Безнең урамнарда мәңгелек йөри. Иң мөһим бурыч: бу җирдә тарих рухы яшәсен өчен тарихи көнкүрешне саклау. Планнарда – бердәм тарихи комплекс булдыру. Совет урамын (Ленин урамыннан яр буена кадәр), Собор мәйданын төзекләндерергә кирәк. Агач йортларны саклау һәм реставрация ясау мөһим. Мәсәлән, София соборыннан астагы ике катлы йорт. Аны сүтәргә теләгәннәр иде, әмма Татарстан Президенты аны торгызу бурычы куйды, чөнки ул тарихи бина. Революциягә кадәр анда рухани яшәгән. 1917 елдан соң йортта яшәүчеләрнең берсе Белькович Николай Николаевич була. Ул земство идарәсендә эшләгән, Лаеш өязендә мәгарифне үстерү буенча күп эшләгән. 1921 елда тифтан вафат булган, София соборы янында җирләнгән. Миңа моның турында аның әнисе буенча оныгы сөйләде.
Ленин урамын Серебрячихага кадәр төзекләндерәчәкбез. Бу микрорайонның үз тарихы бар. Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң Лаештан дүрт километр ераклыктагы Серебрячиха авылы кешеләрен шәһәр читенә күчерәләр. Шул вакыттан Лаешның бу өлеше үз исемен ала. Серебрячихадан чыкканда Оренбург трактының таш түшәлгән зур булмаган иске өлеше бар. Юлның бу өлешенә асфальт җәймәүләрен телисе килә. Бит шигъри тел белән әйткәндә, “летят века по серой мостовой”.
Элекке янгынга каршы частьта реставрациядән соң спортның техник төрләре буенча балалар үзәге урнашырга тиеш.
Нинди тарихи биналар оператив катнашу таләп итәләр?
-Россия почтасы бинасында революциягә кадәр гарипләр йорты (богадельня) була, аны Петр һәм Агрипина Флегонтовлар акчаларына салалар. Анда 12-20 карт яши. Каршы якта, агач бинада – хатын-кызлар өчен йорт, аны Москательникова Фаина Андреевна исәбенә тоталар. Сүз уңаеннан, совет заманында да монда картлар йорты урнаша, соңрак аны Столбищега күчерәләр. Бу ике бинаны һичшиксез саклап калырга кирәк.
1902 елда төзелгән даруханә бинасын кызганыч хәлдә дип саныйм (Горький урамы). Аның беренче провизоры яһүд Иосиф Стараскевич була. Хәзерге торак йортта (Горький урамы, 4 йорт), элекке музыка мәктәбендә, 1917 елга кадәр шәһәр управасы урнашкан була. Кызганычка каршы, Баканов йортын сүттеләр (Горький урамы, 6 йорт). Әгәр калган иске йортларны сүтсәк, бәлки шәһәр матурланыр да. Ә кешеләргә без нәрсә күрсәтербез? Туристлыкны үстерергә телибез икән, искелекне калдырырга кирәк. Шул чакта туристлар да килер.
Үзегезнең фикерләрегез белән бүлешегез әле.
-Минем безнең шәһәр турында авторы бик җылы сөйләгән революциягә кадәрге хатирәләрне китерәсем килә: “Лаеш бик матур урын. Лаешка пароходта якынлашканда ике мәһабәт чиркәү күрәсең, ә шәһәр бакчаларга күмелгән”. Элек Лаешта барысының да диярлек бакчасы булган. Язын чияләр һәм алмагачлар чәчәк аткан, шуңа күрә шәһәр карга баткан кебек тоелган. Ә планнарга килгәндә – автобус-елга туризмы оештырасы килә. Күз алдыгызга китерегез: безгә Лаешны карарга теләүчеләр автобуста килә. Аннан соң алар “Метеор”га утырып Болгарга китәләр. Мондый туристлар аз булмас дип уйлыйм. Бездә күз явын алырлык сувенирлар ясаучы осталар бар. Туризм үсү белән алар үз эшләнмәләрен сата алачаклар, мәсәлән, пляжда.
Әңгәмәбезне Сергей Мырдин шигыреннән юллар белән тәмамларга телим:
На узких улочках
Бьётся сердце города…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев