Чәчәк ат, туган шәһәребез
Кадерле лаешлылар! Чын күңелдән уртак бәйрәмебез – яраткан Шәһәребез туган көне уңаеннан котлауларны кабул итегез!
Без көн саен сезнең белән аның тарихын язабыз, бергәләп Лаешны төзекләндерәбез, матурлыйбыз, чистартабыз. Безнең һәркайсыбыз яшеллек күп булган урамнары һәм бакчалары, борынгы гореф-гадәтләре һәм заманча казанышлары булган, кунакчыл һәм ачык күңелле мондый матур шәһәрдә яшәвебез белән горурланабыз.
Үзенең көндәлек хезмәте белән Лаешны үстерүгә ярдәм итүчеләргә, җәмәгать тормышында актив катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Безнең шәһәребез һәрчак чәчәк атсын һәм матур, ә һәр гаиләдә тормыш бәхетле һәм имин булсын. Барыгызга нык сәламәтлек, шатлык һәм бар эшегездә уңышлар телим.
Бәйрәм белән! Шәһәр көне белән!
Лаеш район башлыгы М.П. Афанасьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев