Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чишмәнең юбилей бәйрәмен зурлап үткәрделәр

Ел саен җәй уртасында менә ун ел инде рәттән Урта Девятово авылында изгеләндерелгән чишмә территориясендә халык күңел ача.

Бу көнне монда туган һәм үскән кешеләрнең барысы җыела. Бәйрәмгә башка шәһәрләрдән һәм авыллардан килүчеләр дә күп.

Урта Девятовоның тарихы бик бай. Риваятьләрнең берсе буенча, җирлектә авылга Иван Грозный вакытында нигез салынган.Ә үз исемен җир биләүче Никита Змеев кушаматыннан алган, ул гаиләдә тугызынчы малай була.

Саф  һәм тәмле, чиста сулы чишмә истәлекле урыннарның берсе. Могҗизалар тудыручы изге Николай хөрмәтенә изгеләндерелгән чишмә хәзер бик тә матур һәм уңайлы. Беседкасы һәм кичләрен яктырта торган фонтан, ял итү зонасы һәм балалар мәйданчыгы бар.

Чишмәне торгызуда Урта Девятовода туып үскән Татарстан Республикасы хисап палатасы рәисе Алексей Демидов башлап йөрде. Нәкъ менә аның ярдәмендә ел саен чишмә бәйрәме үткәрелә.

Уртак эшкә Урта Девятовоны үз йорты дип исәпләүчеләр, анда яшәүчеләр – үз кешеләр, аның кунаклары – якын дуслары да ярдәм итә. Авыл шуның белән яши һәм чәчәк ата, монда бер тапкыр булган кеше сөенеп кире килә.

Тантаналы өлешне район башлыгы Михаил Афанасьев ачты.

-Без сезнең белән бу матур җирдә унынчы мәртәбә җыелабыз. Авылның үзгәрүен, яңаруын һәм үсүен күрү шатлыклы күренеш, ул елдан ел яхшыра бара, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович.

 ТР Дәүләт Советы депутатлары, оешмалар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Әлки, Спас, Алексеевски һәм Чистай районнары башлыклары һәм башкалар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.

Тамашачылар өчен ике сәхнәдә концерт марафоны оештырылган, аларда районның  фольклор коллективлары, балалар, Казан музыкантлары – Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе солистлары, “Варвара” ансамбле һәм “Красная горка” фольклор төркеме чыгыш ясады.

Теләге булганнарга кул эшләре ярминкәсе ачылган, балчык һәм тимер остаханәләре эшләде. Спорт һәм балалар мәйданчыгы актив эшләде. Татарстан Республикасы бадминтон буенча җыелма командасы осталык сәгате үздырды, волейбол турниры һәм фитнес буенча күнегүләр булды.

“Ирекле сәхнә” мәйданчыгында тыңларга гына түгел, чыгыш ясарга яратучылар үз осталыкларын күрсәттеләр. Менә кайда иде ул чын чынлап күңел ачу! Шаян көйләргә кушылып кешеләр яр буенда ут чыгарып биеделәр.

Кич белән яшьләр һәм өлкән буын дискотекада күңел ачты, “Джива” ут шоуын карадылар. Тантана гадәткә кергән салют белән тәмамланды.

Чишмә янында үткән вакыт районда яшәүчеләр һәм кунаклар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Урта Девятовода