Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Державин һәм Лаеш төбәге

Бу атнада, 14 июльдә, Гавриил Романович Державинның тууына 275 ел була. Без аның тормышы турында шактый беләбез дә кебек, әмма аның Казан губернасы белән бәйле чоры алай ук билгеле түгел. “Кама ягы”н укучыларга Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина кайбер серләрне ача.

-Державинның әдәби мирасында “Записки из известных всем происшествиев и подлинных дел, заключающие в себе жизнь Гаврилы Романовича Державина” – аның туганнан алып 1812 елга кадәр истәлекләре – зур урын алып тора, - дип сөйли Фәридә Гафиулловна. -  Үз шигырьләренең биш томлык җыентыгын әзерләп Гавриил Державин мемуарлар яза. Ул үзенең “Запискаларында” Казанда тууын искә ала: “Сын их был первым от их брака; в младенчестве был весьма мал, слаб и сух...”.

Галимнәр әлегә кадәр Гавриил Романовичның туган урыны турында бәхәсләшәләр. Киң таралган версия буенча, бу Державиннарның нәсел биләмәсе булган Сокуры.

-Әмма 1862 елда Кармачи авылы хуҗаларының берсе, җир биләүче Покровский, кайчандыр Державиннарның өе торган тау астындагы урынны күрсәтә, - дип дәвам итә Фәридә Мортазина. – Әмма ул йорт сакланмаган, ә аның урынында балчык сарай була. Өченче фаразлау да бар, аңа ярашлы төстә Гавриил Романович Казанда туган. Санкт-Петербургтагы Россия дәүләт тарихи архивында шагыйрь туганчы 10 көн алдан, 1743 елның 23 июнендә төзелгән документ саклана. Бу “Пелагея Дементьевна Соколованың майор Р.Н. Державинга Казандагы үз утарын сату-алу кәгазе”.

Державиннарның соңрак Гавриил Романович биләмәсенә кергән урыннарда җирләре булган – Бутыри, Кармачи, Сокуры. Алар җирләре күп булмаган дворяннарга керәләр, крестьяннары да аз була, гел хезмәттә булалар, хәрби походларда катнашалар.

-1754 елда шагыйрьнең әтисе, Роман Николаевич, Казан губерна канцеляриясенә Казан купецы Федор Дрябовның Сокурыда тегермән төзергә теләве турында гариза яза, автор фикеренчә аны төзегәч авыл хәерчеләнә, - дип укыйбыз тарихи документ күчермәләрен. – Тиздән Роман Николаевич чахоткадан вафат була, ә аның хатыны Фекла Андреевна 100 сумга гомер буена арендага бирергә мәҗбүр була.  

1759 елда яшь Гавриил һәм аның туганы Андрей Мәскәү университеты карамагындагы дворяннар һәм төрле чиндагылар гимназиясенә беренче укучылар арасында кабул ителәләр.

-Державиннарның олырагы күзаллауга бәйле фәннәргә сәләтлерәк, ә кечесе математикага, - дип укыйбыз аның мәктәп елларына бәйле “Запискаларыннан”. -  Әмма барлык сыйныфларда өлкәне үзенең өлгерлеге белән өстән-өстән ялтырый һәм кечесеннән аерылып тора, ә анысы оялчан һәм җиңелрәк булып күренә.

(Ахыры газетаның киләсе санында).

 

(Ахыры. Башы газетаның 49нчы санында).

Шунысы истәлекле, үз белеме дәрәҗәсенә тәнкыйтьчел мөнәсәбәттә булуына карамастан, 1761 елда Гавриил Державин Болгар планын төзү буенча җаваплы биремне үтәү өчен мәктәп директоры Михаил Веревкин тарафыннан сайлап алына: “ Г.Р. Державинга шәһәр планын төзү боерыгы бирелә, махсус зур күләмдә эшләнә (ул бернинди гади бүлмәгә сыймый, ә купецлар палатасына сызыла), эш тәмамланмаган килеш төреп һәм арбага куеп өстен каплап ул эшләгәнне Казанга җибәрергә”.

-Гавриил Державин Болгарга 1761 елның кара көзендә килә,- дип сөйли Фәридә Мортазина. – Геодезиядә тирән белеме булмау һәм махсус инструментлары булмагач, ул нәрсә булдыра шуны эшли. Бу хакта Державин  үзе менә нәрсәләр яза: “Сурәтләү, кайбер корылмалар планы һәм харәбәләр, ягъни җир асты юллары булган хан сарае, мунчалар һәм каланчалар, Бөек Петр кушуы буенча тимер кыршаулар белән беркетелгәннәр, Персия буйлап йөргәндә күргән, каберлекләр исеме исемлеге, шулай ук бакыр һәм берничә көмеш һәм алтын акчаны, яңгыр сулары белән юылып җирдән чыккан колак һәм кул беләзекләрен, җирдән күмерләре белән казып алынган балчык савытлар һәм чүлмәкләрне җыеп алдым һәм Казанга кайткач М.И. Веревкинга тапшырдым”.

1762 елдан Гавриил Романович Преображение полкында рядовой гвардияче булып хезмәт итә. Шул чактан ул туган ягында бары дүрт тапкыр була.

-1763 елда ул нәсел биләмәсенә капрал чинында кайта, - дип тарихи документлар күрсәтә Фәридә Мортазина. -  Аннан соң Пугачев баш күтәрүен тар-мар иткәндә 1767 елда кайта. Державин Лаеш ягына 1778 елда хатыны Екатерина Бастидон белән кайта. Соңгы тапкыр әнисен күрергә дип 1784 елда кайта, әмма аны исән килеш күрә алмый – әнисе ул кайтканчы өч көн алдан вафат була. Державин шуннан соң туган якларына кайтмый: биләмәне идарәчеләр күзәтә.

Кызганычка каршы, Державин тормышының Лаеш чоры аз өйрәнелгән. Тарихчылар һәм крайны өйрәнүчеләр бу юнәлештә тикшерүләрен дәвам итәрләр дип ышанабыз. Бөек якташыбыз истәлеге аның туган җирендә мәңгеләштерелгән. Лаешның үзәк мәйданы һәм Сокурыдагы бакча Державин исемен йөртә, Казанда, Лаешта һәм Каипыда һәйкәлләр урнаштырылган. Безнең районда ел саен Державин укулары үтә, аның кысаларында әдәби премияләр тапшырыла һәм Бөтенроссия әдәби Державин фестивале уза. Лаеш ягында Державин урыннары буйлап экскурсияләр үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы