Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эдуард Тарасов – Россиянең иң яхшы электромонтеры

ПАО “Ленэнерго” уку комплексында үткән Россиянең нефть-газ чыгаручы компанияләре энергосервис предприятиеләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык ярышларында “ЭнергоТехСервис” ЧҖҖ командасы җиңү яулады. Аның составында – безнең якташыбыз, Лаешта яшәүче Эдуард Тарасов та бар.

Эдик 9 сыйныфтан соң Лаеш СПТУына укырга керергә була. Әти-әнисе каршы була, урта белем кирәклеген әйтәләр, әмма егет үз характерын күрсәтә.

-Әни, мин документларымны пешекчеләр әзерли торган бүлеккә бирдем, - дип хәбәр итә Эдуард һәм: - Машина йөртү таныклыгы да алачакмын.

Аңа уку ошый – яңа фәннәр, яңа педагоглар. Училищены тәмамлагач ул әтисе белән берничә ел ТатНефть биләмәләрендә эшли. Менә шунда ул энергетик һөнәренең мөһимлеген күрә. Унҗиде яшьлек егет үз юлын сайлый: Лаеш РЭСында эшләгәндә Казан энергетика колледжына укырга керә. Ун ел дәвамында Эдуард Тарасов төрле дәрәҗә һөнәри осталык конкурсларында катнаша. Һәм һәрчак яхшылар арасында була. Аның портфолиосында грамоталар, медальләр һәм дипломнар күп. Эдуард ирешелгәннәрдә туктап калмый һәм югары белем алу өчен Казан энергетика университетына укырга керә.

Быелның апрелендә ул Себердә эшләргә, үзен тикшереп карарга була.

-Хәзер Эдик Яңа Уренгойдан 637 километр читтә, тундрада, материкның углеводород чыгара торган иң төньяк ноктасында, - дип сөйли хатыны, Лаеш сәнгать мәктәбе укытучысы Регина. – Быелның язында ул төрле оешмаларга резюме җибәрде. Чакырулар килә башлады, шуларның берсе аны кызыксындырды.

Апрельдән Эдуард вахта методы белән эшли. Безнең якташыбызга барысы ошый: эше дә, вагонда яшәү дә, кырыс климат та.

-Эшкә барасың – җир кап-кара, ә өч сәгатьтән яшел чирәм, - дип соклана ул төньяк табигатенә. -  Еш кына йомшак кына басып боланнар үтә. Кешеләрдән курыкмыйлар.

Барысы яхшы, әмма өен сагына. Күптән түгел Регина һәм Эдуардның икенче балалары туган: хәзер алар кыз һәм малай үстерәләр.

-Безнең әти гаилә кадерен белә, балаларны ярата. Өй эшләрендә дә булыша – тузан суырта, кер юа һәм аларны элә, бәләкәчләрне коендыра һәм ашата ала, - Регинаның күзләре яшьләнде. Ирен сагынуы күренә.

Яңа Уренгойда Россиянең нефть-газ чыгаручы компанияләр энергосервис предприятиеләре арасында һөнәри осталык конкурсында катнашу өчен белгечләр сайлаганда Эдуард Тарасов исемен беренче атыйлар. Ярышларга әзерләнү җитди була. Биш кеше составындагы команданы укырга – Питер янына җибәрәләр. Анда полигонда практик биремнәрне кабатлыйлар. Аннан соң Төмәндә теоретик белемнәрен компьютерда ныгыталар. Конкурска үзләренә ышанып баралар. Алдынгылар арасында булачакларына өметләнәләр.

Ярышлар алты этапта, ике көн дәвам итә. Беренче итеп теоретик белемнәр тикшерелә -  компьютерда катлаулы, вакыты белән мәкерле сорауларга да җавап бирәләр. Эдуард барлык өч этапны уңышлы үтә. Икенче көнне практик күнекмәләрне күрсәтергә туры килә. Конкурс полигонда үтә. Һава торышы начар була, көчле яңгыр ява, әмма бу командага яхшы баллар алуга комачау итми.

Эдуард тәҗрибәле белгеч буларак, үз иптәшләренә ярдәм итә. Яхшы теоретик база, практик эш тәҗрибәсе, җитди әзерлек үз нәтиҗәләрен бирә: аның командасы беренче урынга чыга. Җиңүчеләргә швейцария сәгатьләре, грамоталар бүләк итәләр, ә уңай тәэсирләрне әйтеп бетерерлек түгел. Питер буйлап экскурсия  һөнәри осталык ярышларының йомгаклау аккорды була.

Хатыны, әти-әнисе Эдуардны чираттагы җиңүе белән котлау һәм кочаклау өчен өйдә көтәләр.

 

Владимир Поваляев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев