Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Егор Фомин: «Балалар иминлеге- уртак эш»

Тиздән яңа ел бәйрәмнәре: балалар өчен күңелле, ә өлкәннәр өчен кызу чак җитә. Аеруча үсеп килүче буын иминлеге өчен җаваплыларга. МЧСның Лаеш районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы Егор Фомин балалар имгәнүләрен кисәтү буенча эшләрнең ничек оештырылуы турында сөйли.

-Егор Владимирович, Лаеш районында балалар белән бәхетсезлек очракларын профилактикалау буенча нинди чаралар үткәрелә?

-Уку йортларында эвакуацияләү буенча занятиеләр регуляр үткәрелә. Шуның соңгысы иминлек айлыгы кысаларында 13 декабрьдә балалар йортында булды. Ул объектның барлык иминлек системаларын (янгын сигналы, сөйләм ярдәмендә хәбәр итү системасы) эшләтеп үткәрелде. Балалар һәм персонал бинадан бер минут эчендә чыкты. Сигнализация эшләү сигналы бердәм диспетчерлык хезмәте пультына китте. Янгын сүндергечләр булуы, янгын сүндерү краннарында җиңсәләр һәм көпшәләр булу тикшерелде. Шулай ук объект җитәкчелеге белән яңа ел чыршысын урнаштыру урыны каралды һәм яраклаштырылды, гирляндалар кую һәм файдалану буенча иминлеккә кагылган киңәшләр бирелде.

-Мәгариф оешмалары персоналының гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген сез ничек бәялисез?

-Тулаем район буенча “канәгатьләнерлек”, шулай ук “яхшы”. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларындагы педагоглар янгыннар һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү тәртибен беләләр.Балалар һәм өлкәннәр кирәкле күнекмәләргә ия булсыннар өчен уку елы дәвамында эвакуация буенча өйрәнүләрне өч тапкырдан да  ким уздырмау сорала.

-Муниципаль хакимиятнең башка органнары, шулай ук әти-әниләр белән балалар имгәнүләрен кисәтү буенча эшләр ничек оештырылган?

-Һәр авыл җирлегендә урыннарда халык белән эшләүче, шулай ук гомумрайон төркеме төзелде. Аларга авыл җирлекләре башлыклары, опека һәм попечительлек органнары, эчке эшләр бүлеге, сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф һәм башка ведомстволар вәкилләре керә. Уңышсыз гаиләләрне ачыклау буенча “Торак” операциясе кысаларында рейдлар үткәрелә, алар белән соңыннан профиль белгечләре эшли һәм булган проблемалар хәл ителә. Моннан тыш, елга берничә мәртәбә МЧС вәкилләре әти-әниләр җыелышларында тематик әңгәмәләр үткәрәләр.

-Балалар арасында бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча актив эш нәтиҗәсендә нинди күрсәткечләргә ирешә алдыгыз?

-2013 елдан балалар һәм үсмерләрнең пиротехник әйберләрдән пешү очраклары булмады. Иминлек мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерүнең тәэсире зур. Шулай ук соңгы елларда районда күп балалы һәм уңышсыз гаиләләр яшәгән йортларда һәм квартирларда 300дән артык янгын турында хәбәр салучы автоном җайланмалар куелды. Бу приборлар үзләренең нәтиҗәле булуларын расладылар инде.

-Яңа ел бәйрәмнәрендә бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен әти-әниләргә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

-Беренчедән, балаларга пиротехника һәм бенгаль утлары бирмәскә. Икенчедән, бәйрәм гирляндалары сайлауга җитди карарга: хәзер сыйфатсыз товарлар күп, менә алар куркыныч чыганагы да инде. Әлбәттә, балаларны өйдә күзәтүчесез, ялгызларын калдырмау. Менә шул чакта бәйрәмнәр исән-имин узар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС Лаеш районы янгын