Эмил Гарипов: “Җиңүләр фәкать хезмәттән тора”
Сезон дәвамында “Ак Барс” уенын бар илебез җанатарлары күзәтте. Ә инде Гагарин кубогына плей-офф уеннары башлангач Татарстан хоккей белән яшәде, дисәк тә артык булмас. “Барслар” үз җанатарларының күңелен төшермәделәр, өченче тапкыр Гагарин Кубогына ия булдылар.
Бу җиңүдә “Ак Барс” голкиперы Эмил Гариповның өлеше зур. Гагарин Кубогының 19 уенында ул кертүләрнең 94,4 %ын кире җибәрде. Газетабыз хәбәрчесе Казан командасы капкачысы белән әңгәмәгә керә алды.
-Эмил, беренчедән, Гагарин Кубогын отуыгыз белән котлыйм. Бу искиткеч булды. Соңгы финал матчы тәмамлангач Сезнең беренче хис-тойгыларыгыз нинди булды?
-Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Мин башта сөендем, ә соңрак сокландым. Без моны эшли алдык – сигез ел үткәч Гагарин Кубогын Казанга кире кайтардык. Туганнардан, дуслардан һәм хоккей яратучылардан котлаулар күп булды. Бу хисләрне аңлатып та булмый.
-Лигада көндәшлек кискен артканда быелгы Гагарин Кубогында җиңү аеруча мөһим. Сезнең фикерегезчә “Ак Барсның” төп көче нидә?
-Безнең коллектив бик тату һәм дус, чын команда шундый булырга тиеш тә. Һәм, әлбәттә, безнең тренер. Зиннәтулла Хәйдәрович Билалетдиновтан башка мондый уңыш булмас иде. Безнең барыбыз аңа рәхмәтле.
-Чемпионнар сезонында кайсы матчны иң истә кала торганы дип әйтер идегез? Ә бар карьера дәвамында?
-Регуляр чемпионатта ЦСКАны 6:4 исәбе белән җиңү. Уен бик катлаулы булды. “Армиялеләр” берничә мәртәбә алга чыктылар, уеннан чыгарулар күп булды. Әмма без шулай да мәскәүлеләрне җиңдек. Мин үземнең “Ак Барс” составындагы беренче матчымны хәтерлим, әлбәттә. Без Екатеринбургның “Автомобилист”ына каршы уйнадык һәм 7:2 исәбе белән җиңдек.
-КХЛда кайсы командалар белән уйнау кыенрак? Сез кайсы клубны иң принципиаль көндәш дип әйтер идегез?
-Без теләсә нинди команда белән очрашуга җитди әзерләнәбез – чемпионатта алда баручымы яки уртадамы. КХЛда гади матчлар юк – һәр очко өчен соңгы секундка кадәр көрәшергә кирәк. Шәхсән минем өчен принципиаль көндәш – Санкт-Петербургның СКАсы. Шулай килеп чыкты инде.
-Сезнең фикер буенча хоккейчыларның кайсы иң көчле, куркыныч яки көтелмәгән ыргытуга ия?
-Магнитогорскиның “Металлург” капитаны Сергей Мозякин. Аның ыргытуы – үзе бер могҗиза. Аңа каршы уйнаганда, аны каплау өчен барын эшлибез.
-Сез “Ак Барс”та кем белән күбрәк аралашасыз һәм коллективта кемне иң яхшы дус дип әйтә аласыз?
-Альберт Яруллин белән. Без бер беребезне күптәннән беләбез. Яшүсмерләр һәм яшьләр командаларында бергә уйнадык. Боз мәйданчыгыннан читтә дә аралашбыз.
-Һәр кешенең тормышында җиңел булмаган вакытлар һәм бигүк яхшы узмаган уеннар була. Аларны җиңәргә кем һәм нәрсә ярдәм итә?
-Аллаһ. Мин көн саен русчага тәрҗемә ителгән Коръәнне укыйм.
-Сез Гагарин Кубогын оттыгыз инде – бу һәр хоккейчы өчен зур казаныш. Тагын ниләр отарга теләр идегез: Стэнли, дөнья чемпионаты Кубогы яки Олимпия уеннары алтынымы?
-Мөгаен, Олимпиада. Бу бик мактаулы. Әмма боларга дәгъва итәр өчен күбрәк эшләргә, күбрәк өйрәнергә кирәк. Шуңа омтылачакмын.
-Үз көчегезне НХЛда сынап карарга телисезме? Төньяк Американың кайсы командасы сезгә күбрәк ошый?
-Үз көчен океан артында сынап карарга теләмәгән уенчы юктыр, мөгаен һәм мин дә искәрмә түгел. НХЛда ниндидер яраткан командам юк. Анда көндәшлек һәм уенчыларга таләпләр бик тә югары. Миңа уен стиле, даими киеренкелектә булу
ошый.
-Бала чакта капкачылардан кемгә ошарга тели идегез?
-Николай Хәбибуллин. Бала чагымда ул нинди командада уйнаса да гел аның өчен җанаттым.
-Хәзерге хоккейчылардан кем белән бер командада уйнарга теләр идегез?
-Александр Овечкин белән. Ул яхшы уенчы.
-Синең энеләрең Җәмил һәм Ранел дә хоккей белән шөгыльләнәләр. Аларның да синең кебек профессиональ спортчы буласылары киләме?
-Әйе. Сүз уңаеннан, Җәмил дә капкачы. Бәлки кайчан да булса, без бер командада булырбыз. Барысы алда бит әле.
-Сезнең гаиләдә төп җанатар кем ул?
-Минем әти. Ул “Ак Барс”ның өйдәге уеннарына еш йөри. Ә буш вакытларымда мин аның янына Лаешка кунакка киләм. Миңа бу шәһәр бик ошый – тыныч һәм матур.
- Футбол буенча дөнья чемпионаты бара. Бу турнирны күзәтәсезме? Кем өчен җанатасыз?
-Әлбәттә, карап барам. Аргентина һәм шәхсән Лионель Месси өчен җанатам. Ул дөнья чемпионы булырга лаек.
-“Ак Барс” уңышларына сөенеп хоккей белән шөгыльләнергә булган малайларга ниләр теләр идегез?
-Иң мөһиме – бу хезмәт. Көндәлек киеренке күнегүләр һәм үздисциплина. Кыен булыр, әмма тормышта бер нәрсә дә җиңел бирелми. Җиңүләр фәкать хезмәт аша килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев