Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эт кешенең дустымы?

Лаеш үзәгендә яныннан үтү куркыныч булган йорт бар.

Этләр өргән һәм улаган тавыш (аның буенча хөкем итсәк бияләй хәтледән зурларына кадәр) бар кварталга яңгырый. Ә бит йорт белем бирү учреждениесеннән һәм район Советы бинасыннан ерак түгел.

Этләр хуҗасының күршеләре бу проблеманы хәл итүне сорап редакциягә мөрәҗәгать иттеләр.

Хәбәрчебез административ-техник инспекция начальнигы урынбасары Олег Татьянкин белән элемтәгә керде. Кич белән без биек койма артында төрледән төрле этләр йөргән өй янына килдек. Аларның усал итеп өргән авазларыннан куркыныч булып китте. Мин күршеләренең аларның урамга чыгуларына сукранганнарын искә төшердем һәм куркудан дерелдәп куйдым: ә бәлки хәзер дә чабып чыгарлар. Тынычлыкларын югалткан күршеләре ямаган ярыклар тагын барлыкка килгәндер, бәлки. Этләрнең койма астыннан казып чыгулары да бар.

Өй хуҗасы белән очрашасы килде. Әмма кызганычка каршы, бу тормышка ашмады – тәрәзәләрдә ут кабынмады.

Без Роспотребнадзорның ТР буенча Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары идарәсе территориаль бүлегенә юл алдык, анда аның начальнигы Ирина Карпова белән очраштык.

-Бездә бу хәлгә катнашу хокукы бирә торган документлар юк, - дип аңлатып китте Ирина Николаевна. -  Гамәлдәге законнарга ярашлы төстә мондый мәсьәләләр белән полиция шөгыльләнә. Аларның моңа норматив документлары бар. Әгәр кешеләр безгә күршеләренең этләре уңайсызлыклар тудыруы турында шикаять белән мөрәҗәгать итсәләр, без аны полициягә җибәрәбез. Тагын бер юл бар – турыдан туры судка мөрәҗәгать итү. Әгәр начар ис борчыса, судья һава экспертизасы билгели. Моңа охшаш очрак Орелда булды: анда бер йорт хуҗасы 10 эт асраган. Суд тәртибендә аларның санын киметтеләр. Әгәр этләр 23 сәгатьтән соң тынлыкны бозсалар, шулай ук судка яки полициягә мөрәҗәгать итәргә була.

Бу вакыйганың дәвамы булыр дип уйлыйм. Эт көтүенең хуҗасы белән очрашасы һәм аның белән сөйләшәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АТИ Лаеш районы эт