Этнографик диктант язабыз
“Зур этнографик диктант” – 2018 елның 2 ноябрендә булачак халыкара агарту акциясе шулай дип атала.
Яшьләренә, белемнәренә, нинди дин тотуына, гражданлыгына һәм социаль катлавына карамастан Россиядә яшәүче һәр кеше диктантта катнаша ала.
Акцияне оештыручы: Лаеш районы мәгариф идарәсе. Акция Лаешның №1 гимназиясендә бу адрес буенча үтәчәк: Лаеш, Маяковский урамы, 16 йорт.
Мәйданчык сәгать 9дан эшли башлый. Онлайн-тестны 2018 елның 3 ноябреннән 5есенә кадәр үтәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев