Газетега язылганга планшет үз хуҗасын тапты
27 июньдә Лаешның базар мәйданында “Кама ягы”на яки “Камская новь”ка языл” конкурсы призлары уйнатылды.
Конкурста 66 әбүнәче катнашты. Җиңүче лотерея уйнату юлы белән ачыкланды, аның барышын күзәтүчеләр шактый булды. Бәхетле планшет иясе һәм башка призларны отучылар исемнәре язылган карточкаларны дүрт яшьлек кыз алды. Нәтиҗәдә төп приз Лаешта яшәүче А.В. Гришинада. Г.И. Кульментьева, Н.Н. Егорова һәм И.Д. Потапова мактаулы призларга ия булдылар.
.
Видео: Александрр Воржецов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев