Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Икмәкнең чын бәясе

Уҗым культураларны урып-җыюның кызган чагы. Вакыт ашыктыра, менә-менә сабанашлык өлгерә. Арыш басуында эшләрнең ничек баруын үз күзләре белән күрү өчен хәбәрчебез Нармонкага юл алды.

“Нармонка” агрофирмасы җитәкчесе Олег Солягин ярдәмендә без ашлыкның басудан ындыр табагына килеп җитүен күзәттек.

-Уҗым арышы безнең хуҗалыкта 750 гектар мәйдан били, - дип әйтеп үтте Олег Геннадьевич. – Урып-җыюда биш комбайн , ике КамАЗ һәм өч трактор эшли. Үз автопаркыбыздан файдаланабыз, читтән транспорт алмадык. Быел ашлык ташу өчен махсус арбалар алдык. Комбайнчылар безгә үзләре киләләр, без кеше эзләп йөрмибез. Ике кеше эшләгән комбайнда – комбайнчы һәм аның ярдәмчесе – бер айда 160-180 мең сум эшләргә була.

Өч көннән нармонкалылар уҗым ашлыгын җыеп бетерәчәкләр һәм әкренләп сабанашлык һәм кузаклыларга күчәчәкләр.

-Уракта җирле экипажлар гына, - дип дәвам итә Олег Солягин. – Барысы диярлек яшьләр, комбайнчы ярдәмчесеннән башладылар, ә бүген үзләре комбайнга идарә итәләр. Аларның кайберләре студентлар, Казанда укыйлар. Уракта игенчеләр династиясе вәкилләре - бертуган Илнар һәм Линар Хәсәновлар даими катнашалар. Династиягә нигез салган аларның әтиләре – безнең хуҗалыкның баш агрономы Хөсәен Шәфкат улы Хәсәнов. Илнар Хөсәенович Нармонка урта мәктәбендә физкультура һәм хезмәт укытучысы.

Уракта катнашучыларның башкалары да үз тәэсирләре белән уртаклаша:

-Мин комбайнда сигезенче сыйныфтан, миңа ошый, - дип сөйли шушы көннәрдә генә 21 яшь тулган Илнур Габидуллин.

-Өченче ел инде монда комбайннарның ничек эшләүләрен карау өчен киләм, - дип өстәде икенче сыйныфка күчкән Алеша Тимонин. – Әтинең ничек эшләвен күзәтергә яратам.

-Без Астраханкада яшибез, - дип сүзгә кушыла Алешаның әтисе Игорь Николаевич Тимонин. – Яшь гаилә буларак йорт алдык. Башта автобус йөрттем, аннан КаМАЗ, ә хәзер монда, әллә бишенче, әллә алтынчы сезон  комбайнда. Улымны үзем белән алам, кечкенәдән ипинең каян килүен белеп үссен.

Комбайнда сары ут януга йөк машинасы килеп җитә: ашлыкны бушатырга вакыт. Ул бер юлы ындыр табагына 12 тонна бөртек – ике бункер алып китә ала.

Ындыр табагына барабыз. Төяүче трактор янәшәдәге ГАЗикка чәчү өчен орлыклык материал тутыра. Берничә яшүсмер яңа гына кайткан ашлыкны күчкә өя. Нармонка мәктәбе укучылары урып-җыю чорында булышалар.

-Мин монда беренче ел гына, - дип сөйли Никита Марьин. – Дусларым белән эшлим, безгә ошый.

Ындыр табагы мөдире Рәзинә Хисамовна һәм аның ире склад мөдире Рамил Игламетдинович Шәйхетдиновлар бу эштә ун ел инде.

-Без сиксәненче еллар уртасыннан монда, - диде Рәзинә Хисамовна. – Ул чакта безнең республикада шул еллардагы ТАССР сугару һәм су хуҗалыгы министры Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә сугару программасы эшләде. Яшь хезмәткәрләр өчен йортлар төзелде. Без монда Рамил белән бер авылдан Каманың икенче ярыннан килдек, өйләнештек, квартир алдык. Балалар үсте, укыдылар. Мин дүртенче тапкыр әби булдым инде. Монда рәхәтләнеп эшлим: Олег Геннадьевич – яхшы җитәкче һәм искиткеч кеше. Эшчеләр белән һәрчак уртак тел таба.

-Без авыл товарлары базарында калу, көндәшлеккә сәләтле булу өчен барын эшләргә тырышабыз, - дип нәтиҗә ясый Олег Солягин. Яшьләрне – студентлар, мәктәп балаларын хезмәткә җәлеп итәбез. Алар хәзер башка төрле, туксанынчы еллардагыга охшамаганнар. Балалар акча эшләргә омтылалар. Кешеләр авыл хуҗалыгындагы хезмәтләре өчен лаеклы хезмәт хакы алыр вакыт җитәчәгенә ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы