Илдус Зарипов район белән танышуын дәвам итә
Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Усадыда «ICL» компаниясендә һәм универсаль спорт залда булды.
Ул технопаркта предприятие эшчәнлеге белән танышты һәм аның хезмәткәрләре белән аралашты. Компьютерлар, ноутбуклар, процессорлар, интерактив экраннар һәм башкаларны җитештерүче сәнәгать мәйданчыгын карады. «ICL КПО-ВС» генераль директоры Виктор Дьячков компания эше турында мәгълүмат бирде һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Илдус Зарипов район хакимиятенең аларга һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәген ышандырды.
Аннан соң Илдус Зарипов «Усады» универсаль спорт залына килде. Аның директоры Айрат Абдрафеев учреждение үсеше турында сөйләде һәм тренировкалар һәм дәресләр үтә торган залларны күрсәтте. Күптән түгел монда бокс секциясе ачылды, ул популярлык казанды. Шулай ук көрәш, футбол, волейбол белән шөгыльләнергә һәм «качалка»га йөрергә теләүчеләр күп. Айрат Абдрафеев җирле кешеләрнең спортзал белән янәшә бассейн булдыру теләген җиткерде. Илдус Зарипов бу мәсьәләнең карап тикшереләчәген белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев