Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдус Зарипов: «Һәрчак перспективалы проектлар булдырырга кирәк»

Район җитәкчесе Илдус Зарипов район предприятиеләре һәм учреждениеләре белән танышуын дәвам итә. Узган якшәмбедә ул Егорьево авыл җирлегендә булды. Каипы авылына күп вакытын бүлде.

Каипыдаа булганда аның беренче итеп кергән пункты шушы авыл кешесе Илфар Зарипов акчаларына төзелгән “Борһан” мәчете иде. Илдус Фатыйх улы мәчеттә урнаштырылган махсус урнага сәдака салды. Аннан соң бинаны карады һәм Егорьево Советы депутаты, умартачы һәм меценат Илфар Зарипов белән сөйләште. Мәдрәсәдә укучы хатын-кызлар белән аралашты. Алар аңа сәламәтлек, район һәм җирлек иминлеге өчен озак еллар эшләвен теләделәр.

Бу авылда бер бинада ике балалар учреждениесе: мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Бакча 20 урынга исәпләнгән, әмма анда 25 бала йөри. Ләкин төркемнең артыгы белән тулы булуы проблеманы хәл итми: урыннар җитми. Түбәсе ябулы мәйданчыкка да мохтаҗлык бар, аны күптән инде төзеп бетерә алмыйлар. Илдус Фатыйхович шунда ук районның мәгариф учреждениеләрендәге мондый вак-төяк җитешсезлекләрне бер программага берләштерергә һәм бу проблемаларны үзәкләштереп хәл итәргә күрсәтмә бирде. Сыйфатсыз ремонтланган түбә җитдирәк эшкәртү таләп итә. Ул су үткәрә, шуның белән зур уңайсызлыклар тудыра. Мәктәп директоры Алексей Нуждин сүзләре буенча, мәктәптә тугыз сыйныф-комплект, аларда 54 кеше укый. Уңай динамика күзәтелә: узган ел 45 укучы булган. Хәзер инде мәктәптә кабинетлар җитми. Шуңа күрә зур булмаган актлар залын компьютер классы итеп җиһазларга мәҗбүр булганнар. Укытучылар бүлмәсе юк...

-Без Каипының югары сыйныф укучыларын укырга Сокурыга йөртәбез. Алар инде формаль төстә безнең укучылар булмаса да, без аларны ташламыйбыз, - дип хәбәр итте Алексей Нуждин һәм җитәкчене мәктәп музеена чакырды. Монда җирле рәссам, Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Хуторов картиналары бар. «Художник Александр Георгиевич Хуторов» китап-альбомының бер экземплярын Алексей Борисович кунакка бүләк итте.

Каипыдагы бергә-бер көрәш Үзәге спорт элитасын әзерләячәк.

Илдус Зарипов моңа бик өметләнә. Әлегә Үзәк тест режимында эшли. Анда Каипыдан да, якын-тирә авыллардан да спорт сөючеләр шөгыльләнә. Үзәкне 2017 елда төзи башлаганнар, бизәү эшләре дәвам итә әле. Подвалда урнашачак залларны җиһазлап бетерү бурычы тора. Аларның берсендә тренажер залы ачарга телиләр. Икенчесендә я хореография классы ачачаклар, яки өстәл теннисына бирәчәкләр. Бу мәсьәлә әле тулысынча хәл ителмәгән. ДСЮШ директоры Дмитрий Окунев хәбәр иткәнчә, хәзер кадрлар сайлау бара. Әлегә тренировкаларны Сокурыдан килеп Рөстәм Насыйбуллин гына алып бара. Нармонкада яшәүче самбо буенча спорт мастеры Ранил Галиакбәров Үзәктә эшләр дип планлаштырыла. Район җитәкчесе шактый сораулар бирде һәм җитди тренерларның җитди җиңүләр өчен спортчылар әзерләячәгенә ышаныч белдерде.  

Каипы күлендә булганнан соң Илдус Зарипов: “Һәрчак перспективалы проектлар булдырырга кирәк”, - дип билгеләде.

Кайчандыр матур авыл күлен соңгы елларда камыш баскан. Төбенә ләм утырган һәм күлне туендырып торучы чишмәләр хәзер калын ләм катламы астында калган. Төпне чистарту таләп ителә.

-Әгәр проект эшләнсә, аны ниндидер республика программаларына кертергә мөмкин булачак. Шуңа күрә һәрчак перспективалы проектлар булдырырга кирәк, - ди ышанычлы итеп Илдус Фатыйхов. Ул шуңа туры килүче хезмәтләргә әлеге мәсьәлә өстендә уйланырга күрсәтмә бирде. Ә аннан соң авыл клубына керде. Бу вакытта анда репетиция бара иде – балалар брейк-данс биергә өйрәнәләр.

Җирлек белән алга таба танышу Егорьево җирлеге башкарма комитеты бинасын карау һәм Богоявление храмына бару белән дәвам итте.

Егорьево авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына быел капиталь ремонт ясаганнар. Эшләрнең әле күптән түгел генә тәмамлануы күренеп тора: төзүчеләр киткәннән соң территория төзекләндерелә башлаган гына. Авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин билгеләгәнчә, төзекләндерү дәвам итәчәк: яшел үлән келәме, уңайлы эскәмияләр, башкарма комитетка кадәр асфальтланган юл барлыкка киләчәк.

Богоявление храмы Илдус Зариповны сокландырды. Ул шулай ук безнең атаклы якташыбыз Г.Р.Державинның әти-әниләре җирләнгән урында булды, шагыйрь һәйкәлен карады.

-Туган якның тарихын белергә, өйрәнергә һәм сакларга кирәк, - диде район җитәкчесе.

Шул ук көнне Илдус Фатыйх улы «Березовка» ЧҖҖ, «Солдатов» ИП эше белән танышты, Зимняя Горкада һәм Бимада булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев