Җир шарының барлык төсләре Боровое Матюшинода
“Идел” яшьләр үзәгендә тантаналы төстә халыкара FISU волонтерларының мәгариф форумы ачылды.
“Идел”нең бар территориясе импрессионист рәссамнәр палитрасын хәтерләтә. Урта полоса төсләренә ияләшкән күзләр төсләр гаммасына сөенеп карыйлар. Тән тиресе төсләре – чем карадан ачык- алсуга кадәр, дөньяның 93 иленнән килгән егетләр һәм кызларның кием төсләре ап-актан карасу күккә һәм җете кызылга кадәр иде. Форумга студентлар спорты федерацияләреннән 150 вәкил килгән.
Форумны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм FISU президенты Олег Матыцин кунаклар һәм катнашучылар белән очраштылар. Кунакларны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владмир Леонов озатып йөрде.
Җир шарының төрле почмакларыннан җыелган волонтерларның эчкерсез елмаюлары, катнашучыларның иңбашларындагы дәүләт флаглары... Боларны бик озак карап булыр иде. Ә иң мөһиме, бу вакыйгадан соң калган төп тәэсир – безнең кечкенә, яклаучысыз һәм уалучан Җиребез нинди төрле икән бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев