Хөрмәтле хәрби комиссариат хезмәткәрләре, Оборона министрлыгы пенсионерлары, хәрби хезмәт ветераннары!
Сезне Лаеш районында хәрби комиссариат булдырылуның 100 еллыгы белән котлыйм!
Менә инде бер гасыр ул илебез һәм республикабыз югары җитәкчелеге бурычларын лаеклы үти, мобилизация әзерлеге буенча һәм яшьләрне Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәткә сыйфатлы әзерләү буенча зур эшләр башкара.
Хәрби комиссариатның Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары советы белән тыгыз хезмәттәшлек итүен, өлкән кешеләрне даими кайгыртуын һәм игътибарын, хәрби хезмәткәрләрне һәм хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарны социаль тәэмин итүдәге ролен билгеләп үтми булмый.
Лаеш районы хәрби комиссариатының хөрмәтле хезмәткәрләре! Сезгә чын күңелдән хезмәтегездә уңышлар, нык сәламәтлек һәм имин тормыш телим. Үз эшегездән канәгать булыгыз һәм аның безнең илебезгә зур файда китерүенә инаныгыз.
Безнең яраткан районыбыз һәм иксез-чиксез Туган илебез тыныч яшәсен һәм чәчәк атсын!
Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев