“КН” турниры районның иң яхшы шахматчыларын ачыклады
Мартның соңгы шимбәсендә “Кама” спорт комплексында “Камская новь” газетасы кубогына һәм призына кырык өченче шахмат турниры булды. Ул катлаулы партияләре белән генә аерылмады: беренче тапкыр кече кубок өчен көрәш булды, беренче мәртәбә ачу тантанасында артистлар чыгыш ясады һәм беренче тапкыр иң өлкән һәм иң яшь шахматчы арасында аерма 77 яшь тәшкил итте!
Быел 32 кеше катнашу теләге белдерде. Өлкәннәр арасында сигез һәм ике балалар командасы формалаштырылды: 15 яшькәчә мәктәп балалары аерым төркемдә көч сынашты. Ярышларга Лаеш, Хәерби, Татар Янтыгы, Имәнкискә, Сокуры, Казан, Никольский ... спортчылары килде. Турнирның иң яшь уенчысына 8 яшь, иң тәҗрибәлесенә – 85.
Котлау сүзендә газетаның баш редакторы Денис Суханов турнирны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Ярышларның баш хөкемдары Эдуард Фаязов уен кагыйдәләрен искәртте, шахматчылар сорауларына җавап бирде һәм 2019 елның зур уены башланды! Барлык партияләр йомгаклары буенча яхшы спортчылар ачыкланды.
Кече төркемдә ярыш йомгаклары ( 18 яшькәчә мәктәп балалары):
*Команда ярышларында Хәерби мәктәбе укучылары җиңде. Алар “КН”ның кече кубогына ия булдылар.
*Шәхси беренчелектә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Диана Карсалова,
2 урын – Назлыгөл Исмәгыйлова,
3 урын – Кадыйр Габдуллин.
Призерлар кыйммәтле бүләкләр һәм “Кама” комплексы бассейнына 10 тапкыр бушлай килүгә сертификат алдылар.
Өлкәннәр арасында “Камская новь”-2019 кубогына ярышлар нәтиҗәсе:
1 урын – “Браво” командасы (Александр Мизинов, Павел Мизинов һәм Алексей Яфизов),
2 урын – “Камская новь” газетасы командасы (Эдуард Фаязов, Виталий Сәгыйтов һәм Алискер Алекберов),
3 урын – “Победа” командасы (Артур Цагаев, Азат Вәлиев һәм Рамил Вафин).
Газета редакторы Денис Суханов аларга кыйммәтле призлар һәм грамоталар тапшырды. Ә “Браво” командасына – зур кубок. Катнашучыларның барысы дипломнар алды.
Шәхси беренчелеккә алты кеше – шахматның чын фанатлары калды, һәр кеше дә 7-8 сәгать киеренке уенга чыдамый. Көрәш кискен булды, һәр йөреш уйланды. Һич кенә дә ялгышырга ярамый: тәҗрибәле уенчылар аны хәзер үз файдаларына кулланалар. Ниһаять, барлык партияләр уйналды, грамоталар язылды. Денис Суханов тантаналы төстә турнирның иң көчле уенчысына – Эдуард Фаязовка квадрокоптер тапшырды. Икенче урын алган Артур Цагаевның да бүләге саллы. Кызганычка каршы Фәрит Хәсәнов турнир нәтиҗәләрен көтмәде. Ул өченче булды. Грамота һәм аның призы редакциядә. Калган уенчылар дипломнарга лаек булдылар.
Газета редакциясе турнирны оештыруда ярдәм итүчеләргә: хәйриячеләргә, “Кама” спорт комплексы һәм кафе, район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, концерт программасында катнашучыларга һәм балаларны ярышларга әзерләгән җитәкчеләргә рәхмәт белдерә. “КН” кубогына турнир үткәрү гадәтен яклаган спортчыларга рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев