Көзге каникуллар имин булсын
Лаеш районында 2018 елның 29 октябреннән 6 ноябренә кадәр “Көзге каникуллар” акциясе үткәрү планлаштырыла. Аның максаты – балаларның юл һәлакәтләрендә имгәнүләрен киметү.
Белешмә өчен: 2018 елның 10 аенда Лаеш районы юлларында балалар катнашында сигез һәлакәт теркәлде, аларда балигъ булмаган тугыз бала төрле имгәнүләр алды. Аларның икесе – җәяүле.
Балаларны машинада йөртүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Кызганычка каршы, кайбер әти-әниләр үзләре дә иминлек каешын эләктермиләр, балаларны да махсус креслосыз йөртәләр. Кечкенә җәяүлеләр дә ныклы күзәтүдә булачак. Мәктәпләрдә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактикалау әңгәмәләре үтәчәк.
Юлларга ЮХИДИ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, әти-әниләр патрульләре дә чыгачак.
-Юл кагыйдәләрен бозучылар турында мәгълүмат алар белән алга таба эшләү өчен җәяүлеләрнең уку урыннарына җибәреләчәк, - дип аңлатма бирә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина. – Хәзер иртә караңгылана, яңгырлар ява – боларның барысы юлларда уңайсыз шартлар тудыра. Шуңа күрә юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына аеруча игътибарлы һәм сак булу таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев