Лаеш Сабан туе турында Америкада да беләләр
Узган шимбәдә район үзәгендә булган милли бәйрәм халыкара дәрәҗәгә чыга.
Кояшлы, аяз иртәдә шәһәр халкы, шулай ук Казаннан һәм башка җирләрдән килгән кунаклар Лаеш мәйданына җыела башладылар. Аларның барысы вакытны гаиләләре һәм дуслары белән үткәрү һәм рәхәтләнеп ял итү өчен килгән. Олылар сувенирлар сайладылар һәм милли киемнәр кигән кызлар белән фотога төштеләр, ә балалар батутларда сикерделәр һәм понида йөрделәр. Ә иң-иң күңеллесе алда иде әле.
Бәйрәмдә мактаулы кунаклар да бар иде: Лаеш муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Татарстан үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова. Ә АКШтан “National Geographic” телеканалыннан төшерү төркеме килгән. Журналистларны халык гореф-гадәтләре һәм йолалары сакланышы һәм үсеше кызыксындырды.
Кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар, чәк-чәк һәм өй куасы белән сыйладылар. Алар халык һөнәрчеләре әйберләре һәм җирле эшмәкәрләр продукцияләре белән таныштылар. Татар, рус, керәшен һәм чуаш халыклары гореф-гадәтләрендә ясалган авыл ишегаллары яныннан да битараф үтмәделәр.
Сабантуйны ачу тантанасы бик тә матур сәхнәләштерелгән тамашадан башланды. Ул аның тарихына һәм йолаларына багышланды. Тамашачыларга безнең бабаларыбызның басуларда ничек эшләүләре, ә чәчү эшләре тәмамлангач бергәләп күңел ачулары турында мавыктыргыч тарих сөйләнде.
-Сабантуй – чын халык бәйрәме, барыбыз көтеп алган вакыйга, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Михаил Афанасьев. - Бу дусларның очрашу, язгы кыр эшләренә йомгак ясау бәйрәме дә. Сабантуй – безнең республикада һәм тулаем Россиядә халыклар дуслыгын һәм бердәмлеген күрсәтү өчен тагын бер сәбәп. Безнең район хуҗалыклары чәчү эшләрен уңышлы төгәлләделәр. Алда безне мул уңыш көтәчәгенә ышанабыз.
Алдынгы авыл хезмәтчәннәренә мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды. “Яратель” кошчылык фабрикасы кош караучы-операторы Резеда Җиһаншинага “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы эшчәне” исеме бирелде. Язгы чәчүдә җиңүчеләр игълан ителде. Шартлы 500 эталон гектарда эш башкарган “Волга” агрофирмасы механизаторы Андрей Блохин иң яхшысы дип танылды. “Нармонка” агрофирмасы игенчесе Сергей Фугин икенче урында.
Лаешлыларны җирле талантлар белән бергә чакырылган татар эстрадасы артистлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Вил Усманов, Радик Шәрифҗанов, шулай ук “Казан” бию ансамбле җырлары һәм биюләре белән сөендерде. Тамашачылар яраткан җырларына кушылдылар, ә кайберләре биеп тә җибәрде.
-Лаеш Сабан туе миңа Казанныкына караганда күбрәк ошый, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Татарстан башкаласы кунагы Илдар Гарифуллин. – Монда бик матур, өстәвенә республикада яшәгән төрле халыкның гореф-гадәтләре үрелеп бара.
Бәйрәм батырларсыз буламы соң? Яшүсмерләр һәм ир-егетләр армрестлингта, гер спортында, колгага менүдә һәм, әлбәттә, татарча кәрәштә көч сынаштылар. Киеренке бил алышуларда көчле спортчылар ачыкланды. Яшүсмерләр арасында Илһам Вәлиуллин абсолют батыр булды. Ә инде Сабантуйның баш батыры исемен Руслан Газизуллин яулады, аңа төп приз – суыткыч һәм тәкә бүләк иттеләр.
Сабан туе гөрләп узды, кунаклар өйләренә таралышты. Ә киләсе елда бәйрәм тагын да масштаблырак һәм матуррак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев