Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Очей очарованье” көзге бал

Район мәдәният йортында йөрәкләре яшь булган актив һәм талантлы өлкән буын кешеләре өчен кызыклы конкурс булды.

Ун катнашучы теркәлде. Беренче этапта мәдәният йорты холлында көч сынашучылар үз эшләрен тәкъдим иттеләр: картиналар, чигелгән һәм кулдан эшләнгән әйберләр, чәчәк композицияләре һәм башкалар. Һәр кайсы үзе нидер әзерләгән, гадәти булмаган һәм истә кала торган. Тамашачылар куелган экспонатларны кызыксынып карадылар һәм үзләренә ошаганнарны билгеләп үттеләр.

Конкурсның икенче этабы “Визитка”дип аталды. Катнашучыларирекле формада үзләре турында сөйләделәр: кем проза белән , кем шигьриюллар белән, кем сәхнәләштерелгән өзектә, ә кайберләре тулы фильм әзерләгәннәр.

Өченче этап – иҗади номер. Дәртле биюләр, үзләре иҗат иткән шигырьләр музыка – тамашачылар бик күп кызыклы чыгышлар карадылар һәм үзләренә ошаганнарны алкышларга күмделәр.

Кулинария йомгаклау этабы булды. Лаеш районы ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм мәдәният йорты директоры Елена Елисеевадан торган абруйлы жюри

Конкурсантларга бәя биргәндә бик тә объектив булырга тырыштылар.

-Безнең районда талантлы һәм төрле яктан үскән шәхесләр яши, - дип билгеләп үтте Рашат Мотыйгуллович. – Алар арасыннан иң яхшысын сайлап алу җиңел түгел, чөнки һәр кайсын җиңүче дип атарга була.

Жюри йомгаклар ясаганда тамашачылар һәм катнашучылар дискотекада биеделәр. Күңелле музыкага кушылып балалар да, әбиләр һәм бабайлар да рәхәтләнеп биеделәр.

Җиңүчеләрнең исемнәрен атар чак җитте. Һәр катнашучы үз номинациясендә прзга лаек булды. Төп приз һәм “Көз королевасы” исемен Светлана Егорова алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК Лаеш районы осенний бал