Рифгать Гайнуллин: «Гинсбург» КФХда уҗым культуралар уңышы мул
Хуҗалыкның баш агрономы Рифгать Гайнуллин крестьян-фермер хуҗалыгы тормышы турында сөйләде.
Ул безне ашлык саклау урынына алып килде һәм ындыр табагы эшен күрсәтте — ашлыкны киптерү һәм сортларга аеру комплексы. Аннан соң ашлык фондын күрсәтте һәм уҗым бодаеннан уңышның мул булуы турында сөйләде. Рифгать Габдрафыйк улы комбайнчылар эше, коллектив белән таныштырды.
-Урак өсте тәмамланып килә. Сездә эшләр ничек тора?
-Без уҗым бодае һәм арпа скутыруны тәмамладык. Хәзерге вакытта 550 гектар мәйданда сабан бодаен суктырабыз. Хуҗалык тарихында булмаган уңыш алдык. Быел «Гинсбург» КФХның Кече Елга авыл җирлеге басуларыннан уҗым культуралардан рекордлы уңыш җыелды. Бер басуда гектардан 76,6 центнер уңыш чыкты, ә бу басуда бар мәйдан 50 га. «Скипетр» сортлы бодайдан алынган иң аз уңыш — 54,7 ц. Быелның уртача күрсәткече — якынча гектардан 60 ц, ә узган елда бу күрсәткеч 47 центнер иде. 2018 елдан уңыш ел саен арта бара. Уҗым культураларыннан уңыш алдагы еллардан күп булды. Бездә гектар төшеме 60,2 центнерга җитте, мәйданы 241 га.
Арпадан уртача уңыш 27 ц тәшкил итте.
-Сезнең хуҗалык җирләре турында әйтмәссезме?
-Безнең басулар, Чирпы, Имәнкискә һәм Кече Елга янында — барлыгы 1603 га сөрү җире. Аларда 160 гектарда рапс үсә. 260 га уҗым чәчү өчен чиста парга калдырылды. Калганын сабан бодае һәм арпа били. Сабан бодае аеруча игътибар үзәгендә. Ел саен 600-700 гектар мәйданга чәчәбез.
-«Гинсбург» КФХ алдынгылары турында әйтеп китегез әле?
-Аларны урак беткәч әйтербез. Машинист-механизаторлар көн саен 50-70 гектардан иген җыеп алалар. Безнең коллективта алты кеше хезмәт куя, алар ындыр табагы эшчеләре һәм машинист-механизаторлар. Басуда көчәйтелгән режимда 3 комбайн эшли. Йөк машинасы ашлыкны ындыр табагына ташый. Бүген безнең 500 гектарга якын мәйданнан уңыш җыеп аласы бар. Эш темпларын исәпкә алып урак якынча тагын сигез көнгә сузылыр әле.
Рифгать Габдрафыйк улы безне коллектив белән таныштыра. Ындыр табагында ике хатын-кыз эшли — Нәсимә Хәсәнова һәм Айсылу Габдуллина. Алар елмаялар һәм фотога төшерүебезне сорыйлар Аларның эше җиңелләрдән түгел, әмма хезмәт сөючеләр өчен — игелекле.
-Аграрийлар ашлык репродукциясенә зур игътибар бирәләр. Без югары, беренче һәм икенче репродукцияле орлык чәчәбез. Моның факторлары күп: туфракны дөрес һәм вакытында эшкәртү, сугару, ашламалар һәм тукландыру. Күп нәрсә һава торышыннан да тора: дымның артык күп булуы һәм корылык бөртеклеләр өчен уңайлы түгел, — дип «Гинсбург» КФХ баш агрономы безне ашлык саклагычка алып керде һәм фонд комплексы турында сөйләде.
Уңдырышлы җир авыл халкын туйдыра. Алар үз эшләрен яраталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев