Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабантуй бизәкләре

Быел язгы кыр эшләре тәмамлангач үтә торган бәйрәм кояшлы һәм җылы көндә булды.

Лаешның Ак тауларына районның бар почмагыннан һәм Татарстан башкаласыннан кунаклар җыелды. Сабантуй бик матур хореографик күренеш белән ачылды, анда сәхнәләштерү билгеләре дә бар иде.

Тамашачыларга гына күңелле булмагандыр. Трибуналар артында тулы бер спорт-уеннар комплексы.

Балалар шәһәрчегендәге күп санлы батутларда, карусельләрдә һәм ике вагоны булган паровозда аеруча җанлылык хөкем сөрә, рәхәтләнеп көлгән һәм шатлыктан кычкырган авазлар ишетелә. Бәйрәмнең кечкенә кунакларына күңелсезләнергә вакыт булмады. Алар өчен мини-сәхнә эшләде, анда яшь артистлар чыгыш ясады. Янәшәдә генә мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре балаларны ике командага бүлеп мавыктыргыч күңелле эстафета оештырдылар. Аз гына читтә малайлар һәм кызлар бүрәнәдә бер-берләрен пычкы чүбе тутырылган капчыклар белән “кыйнадылар”.

Спорт мәйданчыклары да киң җәелгән. Төп сәхнә артында волейболда көч сынашалар. Каршы якта хатын-кызлар һәм ир-егетләр армрестлингта кул көчләрен күрсәттеләр. Ә менә анда районда яшәүчеләр һәм кунаклар гер күтәрүдә, аркан тартуда, озынлыкка сикерүдә һәм турникка күтәрелүдә ярыштылар. Гадәти чатыр астында шахмат һәм шашка уенын яратучылар өчен өстәлләр урын алган.

Үзәк мәйданнан читтә үзәк китапханә хезмәткәрләре шаян ярышлар башлап җибәрделәр. Көянтә һәм сулы чиләкләр белән һәм авызларына йомырка салынган кашыклар белән йөгерүдә катнашучыларга трибунадагы кунаклар алкышлар һәм кычкырган авазлар белән  ярдәм иттеләр. Келәмдә билбаулы көрәштә балалар бил алышты, ә җитезләр очына әтәчле тартма куелган туры колгага менүдә көчләрен сынап карадылар.

Иң кызыклысы селкенеп торган горизонталь колга буйлап үтү булгандыр, мөгаен, ә бит аның очына шактый симез тәкә бәйләнгән. Теләүчеләрнең күбесе бүрәнә астына очты, әмма мавыктыргыч призлы бауны чишеп алучылар да табылды.

Мәйдан төрле җырлардан, спорт уеннарыннан һәм балалар чыр-чуыннан, көлгән тавышлардан  озак гөрләде. Бәйрәмгә килүчеләрнең барысының кәефе шат иде. Кешеләр рәхәтләнеп гаиләләре белән фотоларга төштеләр, селфи ясадылар, үзләре белән көр кәеф һәм матур тәэсирләр алып киттеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы