Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шатлыкта да, кайгыда да 65 ел бергә

Лидия Александровна һәм Иван Николаевич Шкудовлар бүген тимер туйларын билгеләп үтәләр – аларның мөнәсәбәтләре корыч кебек нык һәм вакытлар белән сыналган.

Иван Шкудов 1925 елда Лаеш районының Чирпы авылында туа. 1943 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышының алгы сызыгында була. 9нчы гвардия авиация-десант бригадасы составында Карелия фронтында сугыша. 1944 елда иңбашы яралана.

Госпитальдән чыккач Архангельски хәрби-пулемет училищесына курсант итеп алалар. Хәрби хезмәттән 1950 елның апрелендә демобилизацияләнә. Аннан соң Иван Николаевич Казанда юридик мәктәп, аннан соң Казан бөтенсоюз юридик институтын читтән торып  тәмамлый.

Лидия Александровна 1931 елда Лаешта туа. Алабугада педагогия училищесын тәмамлагач аны Чирпы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп җибәрәләр. Яшьләр менә шунда танышалар һәм гаилә коралар.

Шкудов Киров өлкәсенең Уржум шәһәрендә прокурор ярдәмчесе, соңрак Шабалин районы прокуроры, Тәтеш район прокуроры ярдәмчесе булып эшли. Лидия Шкудова Уржум мәктәбендә укыта, Тәтештә балалар йортында эшли.

1965 елда Иван Шкудовны Лаеш районы прокуратурасы тикшерүчесе итеп билгелиләр. Аның хатыны Лаеш балалар йортына тәрбияче булып урнаша. Лидия Александровна – тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Икесе дә пенсиягә чыкканчы шушы вазифада эшлиләр.

Лидия Александровна һәм Иван Николаевич татулыкта ике бала тәрбияләп үстерәләр – Валентина һәм Александр. Алар хәзер Мәскәүдә яшиләр.

Шкудовларны бергә гомер итүләренең юбилее белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы