Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тарихның сагышлы битләре

Һәр гаилә язмышы турыдан-туры илебез тарихы белән бәйле. Без бүген укучыларыбызны депортацияләнгән гаиләдә туган Фатыйма Мәксүтова истәлекләре белән таныштырабыз.

Мин, Фатыйма Мәксүтова, кыз фамилиям Фәйзуллаева, 1948 елда ерак Казахстанда февральнең әче салкынында караңгы бер авылда туганмын. Әни мине өйдә кендек әбисе ярдәмендә тапкан. Игезәк бала тудырган, әмма минем сыңарым салкын тидерә һәм күп тә үтми вафат була. Элек авылларда табиблар да, бала тудыру йортлары да булмаган. Берничә поселокка бер фельдшер. Ул кая гына өлгерсен.

Әйтүләренчә, ул елда кар бик күп, кыш салкын булган, көтүчеләр үзләре генә эшне булдыра алмаганнар. Шуңа күрә аларга ярдәмгә кешеләр җибәргәннәр. Менә минем әтине дә җибәргәннәр, ә бит өйдә хатыны бала табарга  тиеш. Ул анда айлар буе була. Аларга калдыклар ашатканнар, ач булганнар.

Әти-әниемнең язмышы һәм аларның ничек Казахстанга килүләре дә кызыклы.

Әтием тумышы белән Кырымнан. Бөек Ватан сугышы башлангач, алар авылындагы барлык ирләрне хезмәт армиясенә алалар. Сталин приказы буенча аларны төрле җирләргә озаталар: Үзбәкстанга, Казахстанга, Пермьгә. Гаиләләрсез озаталар. Ә аннан соң гаиләләрен дә депортациялиләр – 24 сәгать эчендә җыенып чыгып китәргә кирәк була. Ярымвагоннарда алып китәләр. Шулай итеп әтием ике улы белән беренче гаиләсен югалта.

Әнием ТАССРның Апас районыннан. Әти-әниләре иртә вафат булалар, аны абыйсы тәрбияли. Колхозда фермада эшли. Аннан Мәскәүгә китә, кияүгә чыга. Комсомол путевкасы буенча ире белән Казахстанга тимер юл төзелешенә китәләр. Анда тауларда фосфор рудасы табалар. Әмма сугыш башлану сәбәпле, аны чыгару туктатыла. Ирен сугышка алалар, күп тә үтми үлем хәбәре килә. Әни дүрт бала белән ялгызы кала, әмма тифтан өчесе үлә. Бер улы кала. Ә без, өч бала, сугыштан соң икенче никахта туганбыз. Әти-әниләребез өйләнешкәч аларны фермага урнаштыралар – башка яшәр урын булмый. Ул вакытларда терлек азыгы җитми, терлекләр үләләр. Әти-әнием сүзләре буенча, аларның үләр вакыты җиткән терлекләрне суярга хокуклары булмый: акт төзиләр һәм күмәләр.

Аннан әти-әни ярымҗимерек кечкенә өйгә күчәләр. Әле дә исемдә, бар гаиләгә кеше арасына киеп чыгарлык бер кием калош. Мин 1956 елда мәктәпкә бардым. Әнием иске күлмәк итәгеннән букча текте. 1 сум 80 тиенгә сандалий алдылар. Мәктәпкә кадәр ялан аяк сандалийны кулга тотып барабыз, ә мәктәп алдында арыкта аякны юып аны киябез. Икенче аяк киеме юк. Кыш көне чолгаулар белән кирза итекләр – размерын да белмим. Беренче сыйныфка мине абыем алып килде. Мин русча бер сүз белмим. Ә ул мине ни өчен рус сыйныфына озаткан. Укытучы миңа бармагын күрсәтеп: ”Бу нәрсә?” дип сорый. Мин бар кыюлыгымны җыеп “Бармак” дип җавап бирәм. Шуннан ул мине казах сыйныфына озатты. Мин анда яхшы укыдым.

Әти-әни авылдан зур булмаган йорт сатып алдылар, бакчасы 25 сутый. Без суган үстердек, җәй буе чүп утадык, көзли килограммын 8 тиеннән тапшырдык. Бу акчаларга безне мәктәпкә әзерләделәр. Мин анда укучылар комитеты һәм дружина рәисе, комсорг булдым. Тормышта актив булдым. Югары уку йортына керә алмадым: конкурстан үтмәдем. 1968 елда фосфор рудасын эшкәртү буенча завод төзеделәр. Бөтенсоюз әһәмиятендә химия сәнәгате булдырдылар. Бар Союздан кешеләр килде. Без ирем белән шушы заводта эшләдек. Аннан үзгәртеп кору башланды. Завод эшләүдән туктады. Эшчеләр эшсез, акчасыз, газсыз һәм утсыз калдылар. Күпләре Казахстаннан китә башлады: немецлар – Германиягә, руслар – Россиягә, татарлар -  Татарстан һәм Башкортстанга. 2002 елда ирем белән без дә Татарстанга, Столбищега күченергә булдык. Менә минем бар репрессияләнгән тормышым.

Шуны әйтәсем килә, Казахстанда халык кунакчыл. Сораштыра башлаганчы сине табын артына утырталар, чәй эчертәләр һәм шуннан соң гына ни йомыш белән килүеңне сорыйлар. Яшьләр өлкәннәрне хөрмәтлиләр. Автобусларда шунда ук урын бирәләр. Һәрчак “Сез” дип эндәшәләр. Баскычтан менгәндә дә өлкәннәрне узып китмиләр: башта квартирыңа озаталар һәм шуннан соң гына үзләренә менәләр. Тату яшәдек, бәйрәмнәрдә дә, кайгы килгәндә дә бергә булдык. Монда безнең тарихи Ватаныбыз, әлбәттә, ә мин барыбер үткәннәрне сагынам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев