Туган якка тартыла күңел
Һәр кеше күзгә күренми торган җепләр белән кендек каны тамган туган җиренә бәйләнгән. Яшь барган саен мин моны аңлый башладым: бала чагым үткән җирләргә тарта башлады. 50 елдан артык булмаган җиргә.
Вера Баннова
Фото авторның шәхси архивыннан
“... Минем туган җирем минем өстән хакимлек итә”, - дип язган Николай Рубцов. Мин үзем тумышым белән Бутыридан. Дүртенче сыйныфтан без берничә чакрым юл үтеп Кармачи мәктәбенә укырга йөрдек. Ул бик тә матур ике катлы бай йорты иде. Кызганыч, бүген ул юк инде: анда ял йорты яки башка нәрсә ясап булыр иде дә бит.
Бу урыннарны урап кайтырга булдым. Менә Калиновкага һәм Түбән Кармачига керәбез. Элек урам туры, зур иде, бүген анда дүрт иске йорт тора. Беренчесендә Ольга Кирилловна Ковалева яши. 26 июльдә аңа 93 яшь тулды. Акылы әйбәт, күңеле ачык, барлык вак-төякләрне дә хәтерли... Күрше йорттан Зина Ковалева чыкты, без аның белән кайчандыр бер сыйныфта укыган идек. Ул монда дачадагы кебек кенә, кышка Казанга китә. Янәшәдә тагын бер иске йорт, бүген анда Петя абзый яши. Минем исемә шигъри юллар төште:
Я любил этот дом деревянный,
В бревнах теплилась грозная морщь,
Наша печь как-то дико и странно
Завывала в дождливую ночь.
Есенинның бу юлларын авылда яшәгән һәр кеше моңаеп үз эченнән кабатлый ала. Авыл – ул күбесенчә бүген дә һаман агачтан әле. Гадәти күренешне дача хуҗаларының коттеджлары яки барлык белән салынган йортлары гына боза. Чит кешеләр байлыгы фонында үз ярлылыгың аеруча сизелә...
Алга, ерым аша Түбән Кармачига юл тотабыз. Кайчандыр авыл уртасында келәт бар иде, яшьләр менә шунда кич утырырга җыела иде. Авылда әле тегендә, әле монда гармун авазлары яңгырый. Кызлар аеруча матур, чибәрләр. Юкка гына Куюки егетләре бу кызларга өйләнмәгәндер. Бүген монда бары бер йорт, ул да уттан калган һәм чүп баскан күл, ә бит ул чиста суы һәм матурлыгы белән данлы булды. Элек ул Кармачиның визит карточкасы иде. Боларның барысы үткәндә калды. Күл кипте, аны камышлар басты. Тыныч авылның калку урынында монашкалар үз тормышлары белән яшиләр. Югары Кармачи да ерак түгел, әмма аны танып та булмый.
Бутырига барабыз. Авыл башында кечкенә чиркәү, аңа йөрүчеләр юк. Җирле халыктан бары дүрт-биш кеше: үз вакытында танылган механизатор Виктор Григорьевич Блохин һәм бозау караучы Анна Носова, механизатор Сергей Шаширов, сыер савучы Клавдия Белова. Кайчандыр авылда 240 хуҗалык бар иде. Искиткеч ике күл, шуның берсе байлардан калган иде, хәзер икесе дә кипкән һәм үлән баскан. Минем бала чагым шушы күлләрдә үтте. Монда су коендык, балык тоттык, ә төш вакытында сыер көтүе ял итте.
Хатирәләремне шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Вымирает деревня родная моя.
Доживают свой век в ней старушки.
Уж и озера нет, и колодца там нет,
Покосились дворы и избушки.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев