Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт эшчәннәре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәм уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

Без бу көнне үз гомерләрен илебез киләчәгенә багышлаган кешеләрне зурлыйбыз. Болар матур сүзләр генә түгел, нәкъ менә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә укытучылар җиңел булмаган эшне башкаралар.

Укытучы – ул һәрчак эзләнүдә, үз эшендә кайный. Фәкать рухи яктан көчле кеше генә бу җаваплы бурычны үти һәм балалар белән эшләүдә бертуктаусыз камилләшү темпына атлый ала. Шуңа күрә укытучы һөнәрендә иң яхшылар, кешеләргә белем бирү эшенә тугры булучылар гына кала. Бу безнең районның алтын фонды, терәге һәм горурлыгы.

Җиңел булмаган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә кадерле укытучылар! Сезгә киләчәктә дә һөнәри киңлектә уңышлар, имин тормыш, нык сәламәтлек, укучыларыгызның сезнең өметләрне акларлык максатчан һәм игелекле булуларын телим!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы