Ватанга хезмәт итәм
Өлкән сыйныфлар укучылары һәм студентлар белән Лаеш техник-икътисад техникумы актлар залында булган хәрби-патриотик әңгәмә шундый исем алды.
Анда Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев, контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Владислав Сучилин, Лаеш районы хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге начальнигы Дина Фадеева катнашты. Чыгышлар башланыр алдыннан егетләргә Россия Кораллы көчләренә һәм Россия армиясе үсешенә багышланган берничә видеоролик күрсәттеләр. Фойеда барлык теләүчеләр солдатның мәгълүмати буклетлары белән таныша алды.
-Законнардагы соңгы үзгәрешләргә ярашлы төстә, призывник чакырылыш буенча бер ел урынына контракт буенча ике ел хезмәтне сайлап алырга мөмкин, - дип билгеләде Владислав Сучилин. - Ул яшь кеше алдында кайбер өстенлекләр ача. Бу югарырак акчалата тәэмин итү дә, хезмәт урынын сайлау мөмкинлеге дә, хезмәт торагы бирелү дә. Физик әзерлек буенча нормативлар тапшырган өчен өстәмә түләү каралган. Россия армиясе торган саен заманчарак һәм югары технологик була бара, шуңа күрә югары һәм урта һөнәри белемле дипломлы белгечләргә өстенлек бирелә.
Александр Афанасьев үз чыгышын «Офицеры» фильмыннан өзек күрсәтүдән башлады. Ул яшьләргә югары хәрби белемнең алар алдында нинди мөмкинлекләр ачуы турында сөйләде.
-Безнең илебезнең Кораллы көчләре һәрвакытта да офицерлар корпусына таянды, - диде Александр Юрьевич. - Россия армиясе офицеры булу - ул матди тотрыклылык һәм карьера үсеше мөмкинлеге. Шул ук вакытта югары хәрби белемне егетләр генә түгел, кызлар да ала ала - ун хәрби училище кызларны кабул итә. Ә күп кенә белгечләр «гражданка»да да югары бәяләнә - мәсәлән, хәрби медиклар.
Чара гомуми фотосессия белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев