Ветеранның күңеле яшь
Лаешта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Федор Сергеевич Фролов (рәсемдә уңнан дүртенче) 94 яшь тулуны билгеләп үтте.
Аны туган көне белән район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Нургалиев, ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, №1 гимназия директоры Эльмира Абутдинова котлады. Алар бүләкләр тапшырдылар, шулай ук район башлыгы Михаил Афанасьев котлавын җиткерделәр. Федор Сергеевичка нык сәламәтлек, яхшы кәеф һәм тормышның һәр көненә сөенеп яшәвен теләделәр. Ә сөенү өчен сәбәпләр бар: аның туган көне алдыннан ул җиденче мәртәбә карт бабай булган – оныкчыгы туган.
Федор Фролов 1925 елның 8 февралендә Шуран авылында туган. 10 сыйныфны алтын медаль белән тәмамлаган һәм 17 яшендә сугышка киткән. Ул Кырымда сугышкан, Севастопольне азат иткән, Польша, Чехословакия, Румыния һәм Германияне фашистлардан азат итүдә катнашкан. 1944 елның октябрендә каты яраланган һәм 1945 елның маена кадәр госпитальдә ята. 1946 елның мартында демобилизацияләнә.
Федор Сергеевич сугыштан соң хезмәт эшчәнлеген №56 балалар йортында тәрбияче булып эшләүдән башлый. Аннан соң Полянка башлангыч мәктәбе укытучысы һәм мөдире, Шуран мәктәбе укытучысы һәм директоры, Лаешта кичке һәм урта мәктәп директоры, Лаеш халык мәгарифе бүлегендә читтән торып уку методисты була. 1998 елдан 2004 елгача районның инвалидлар җәмгыятенә җитәкчелек итә.
Хезмәттәге батырлыклары өчен ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, батырлык өчен медале, Германияне җиңгән өчен медале, Севастопольне азат иткән өчен, сугышчан батырлыклары өчен, Жуков медальләре белән бүләкләнгән.
Федор Сергеевич хатыны Людмила Павловна белән 60 елдан артык тату яшиләр. Фроловларның өч баласы (ике малай һәм кыз), дүрт оныгы һәм хәзер инде җиде оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев