Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярдәмчеллеге күзеннән күренде – милиция офицеры шундый иде

1995 елның дүртенче февралендә Анатолий Окунев һәм аның урынбасары Рамил Гарипов явызларча һөҗүм иткән өчен кулга алынган ирне Лаештан Казанга озата баралар. Җинаятьченең күзләре төссез, буш. Алардан явызлык һәм курку бөркелә. Уңайлы вакытны көтеп ул майорга пычак белән үтерерлек яра ясый. Рамил Гарипов үтерүчегә ташлана, пистолетын алып ата ала...

Анатолий Окуневны белгән, аның белән эшләгән кешеләр аның эчкерсез елмаюын, зәңгәр күзләрен, ачык йөзен хәтерлиләр.

Анатолий Владимирович Урта Девятово авылында туа. 1972 елда Лаешның 1нче урта мәктәбен тәмамлый. Армиядә хезмәт иткәч, 1975 елда Лаеш районы эчке эшләр бүлегенә килә. Икенче разрядлы милиционер булып эшли башлый, аннан дежур часть инспекторы була. 1980 елда Алабугада СССР ЭЭМның махсус урта милиция мәктәбен тәмамлый.  Ике елдан аны җинаятьчеләрне эзләү бүлеге өлкән инспекторы вазифасына билгелиләр. Ә 1988 елның гыйнварыннан шушы бүлеккә җитәкчелек итә.

20 ел милициядә хезмәт итеп, шуның 13 елы иң катлаулы бүлекчәдә -  җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә, милиция офицеры кешелеклелеген саклап кала ала. Чуалчык үзгәртеп кору елларында ул намуслы хезмәт итү белән бергә ярдәмче хуҗалык тота, “талонлы” чакта бу зур ярдәм була.

Кеше хакында һәм аның җирдәге урыны турында эшләре һәм гамәлләре буенча хөкем итәләр. Җаваплылык, кешелеклелек, ярдәм итәргә әзер булу – безнең якташыбыз нәкъ менә шундый була.

2012 елның апрелендә ЭЭМның Лаеш район бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Окунев Анатолий Владимировичка мемораиль такта ачылуга багышланган митинг булды.

Кара граниттан ясалган мемориаль такта Лаеш районы эчке эшләр бүлеге ветераннар советы һәм шәхси составы җыйган акчаларга эшләнгән. Лаеш урамнарының берсе Анатолий Окунев исемен йөртә.

Бүләкләре: “II дәрәҗә намуслы хезмәте өчен” медале. Эштәге уңышлары, җинаятьләрне ачуда күрсәткән үҗәтлеге, оста эш итүе  өчен күп санлы мактаулары, рәхмәтләре бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы