Арабыздан беребез!
Туган авылын, аның кешеләрен яраткан, булдырганча кайгыртып яшәгән киң күңелле, саф хисле кешеләр бар арабызда. Әнә шундый замандашларым турында язасым килә.
.jpg)
Авылдан чыккач, кырлар башланган урында капка булып, соңыннан ул капкалар инде ярты гасырдан артык вакыт җир йөзендә булмаса да, басу капкасы атамасы һаман яши бирә һәм яшиячәк әле. Чөнки ул юл максатчан адәм баласының уйлары сыман, авылдан чыккач киңәйгән юл башы! Төрле максат белән йөреп торган ул-кызларын барлыклап озата тора, каршылый һәм булып үткән тарихи вакыйгалар, аерым кешеләрнең гамәлләре шаһиты булып тора.
Авылдан чыккач, машиналар җилдерә төшә. Люцияләр, берничә еллар элек, әнә шул басу капкасы янында авыл ягына сагышлы күз карашын төбәгән, әледән әле юлга таба өметле карашын төшергән таныш булмаган өлкән яшьтәге ике хатынны күреп, киресенчә, туктыйлар ук. Сорашкач, алар әби-бабаларын зиярәт итәргә кайтулары һәм менә Казанга юл алулары беленә. «Әйдәгез, без дә, калага!» — диләр алар, ире белән бер авыздан. Туган авылга төбәлгән күзләрне тиз генә аерам димә икән: күзләре яшьләнгән әбиләрнең берсе озак кына машинага утырмыйча үзәнлектәге авыл өстенә карап торуын сабыр гына көтәләр. «Соңгы тапкыр авылымны күреп калыйм», — ди ул. Сөйләүләре буенча, алар, Сталин шәхес культы елларында әтиләренең авылдашлары тарафыннан кырын караш, җәбер корбаны булуыннан (андый хәлләр дә булган шул, кызганычка каршы) балачакта ук авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булганнар. Авылда инде туганнары да, нигезләре дә калмаган. Ә андыйлар — нигезләре беткән кешеләр, Лаеш районы Татар Янтыгы авылында күп. Минем бәян иткән язмам герое шул авылда туып үскән җирле шагыйрә Люция Бикмуллина. Язып үтәргә кирәк, Люциянең тормыш иптәше Миннур аның идеяләрен тормышка ашыруда зур көч булып тора. Әлеге яшь гаилә төзелгәндә гөрләп яшәп яткан зур авылда 90нче еллар башы белән колхоз таркала башлый. Төпләнеп калырга эш юк... Бүгенге көнгә авылда 200 йорт утырып кала. 260 кеше алтын гомер көзен туган туфрактан кузгалмыйча төгәлләргә карар кыла. Бикмуллиннар, 30 ел Казанда яшәп, биш ел элек кайтып, ата-бабадан калган нигезне төзекләндерүгә ирешәләр. Шул ук вакытта, әнә шул юлчы әбиләр кебек нигезе-йорты беткән авылдашларын кайгыртуга керешәләр.
Авыл җирлеге башлыгыннан, туган авылга күз төбәп сагышларны басар «Авылым тукталышы» дип аталган ял итү урынын булдыруга рөхсәт юллаудан башлыйлар алар. Мөгаен ул, каләм әһеле Люция Бикмуллинаның авылдаш сугыш чоры балаларының фидакарь хезмәтен ачып салып язган комедиясен сәхнәгә куеп, төзелеш эше өчен матди чыганак булдырудан ук башлангандыр. Якты хыялга ныклы максат, үҗәт теләккә авылдашлар хуплавы һәм ярдәме кушылып Янтык авылында әлеге урынны ачу тантанасы гөрләп үтәр көнгә килеп җитә алганнар. Туган нигезләре кебек каршы алсын, озатып калсын, дигән ният белән үз куллары белән эшләгәннәр.
Бәбкә үлән үскән урамнарда

Ялан тәпи үстең, онытма!
Кем булсаң да, туган авылыңнан,
Җылы эзләреңне суытма! — шагыйрәләр, әйтер сүзләрен, шигъри юллар белән җиткерәләр шул. Ә минем уйлар тирәнгә кереп китә.
Лаеш районы “Чулман акчарлагы” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе,
язучы Гүзәл Галләмова.
Дәвамын киләсе чыгарылышта укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев