Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Лаеш ягы кешеләре

Арабыздан беребез!(Дәвамы)

Туган авылын, аның кешеләрен яраткан, булдырганча кайгыртып яшәгән киң күңелле, саф хисле кешеләр бар арабызда. Әнә шундый замандашларым турында язасым килә.

Дәвамы….

Күзәтүләрдән чыгып соравыма җавап эзлим. Илдән читтә яшәүчеләр ана телен өйрәнергә тырыша! Авылыннан китеп яңадан кайтканнар авыл мәдәниятен, тормышын күтәрүгә чат ябыша! Әллә соң, адәм баласы, ул кыйммәтләрнең кадерен, югалткач кына аңлыймы икән? Кузгалмый яшәгәндә җаныбыз мүкләнәме? Бу уйны куып тарката торган түгел әле!

Шушы Татар Янтыгы авылы тарихына күзәтү ясаганда гына да элеккеләр үзенең телен, газиз динен саклау юлында авырлыклардан курыкмавына сокландым, кабат уйланып нәтиҗә ясап куйдым.  Татар Янтыгы авылы чукындыру сәясәте башланганчы олы юл өстенә якын урнашкан Смолдеярово авылы нигезендә булган икән. Халык кеше  күзеннән еракка күченә башлый. Бүгенге Татар Янтыгы авылы нигезенә – урман артына, сазлыкка,  үзәнлеккә өч кеше килеп урнаша.  Әнә шулай Татар Янтыгы барлыкка килә. Авыл хәтере нык рухлы муллалар исәбенә иман ныгытуларын сөйли. Әйе, авылдан сөрү вәзгыяте хакимлек иткәндә аларны да Колыма далаларына озатканнар. Һәр авылның басу капкасы күпне күргән...

 Авылларда авыл язмышын кайгыртучы барлыкка килгән икән, бу – бәхет! – дия идем мин. Җәмгыять тормышы өчен җан аткан  шәхесләр еш кабатланмый бит! Кадерләрен белергә, хупларга гына кирәк! Алгарышка юнәлгән асыл затлар алар! Янтыкта халык бердәм булып, тугандай гөрләшеп яши. Люциянең идеяләрен дә күтәреп алганнар – сентябрьнең  җылы, ямьле бер көнендә “Авылым тукталышы”н булдыру эшләре төгәлләнеп, күркәм ял итү урыны ачу тантанасы гөрләп үтте. Күп кунаклар, шул исәптән олы йөрәкле нәни Шамил Галиев та кайткан иде. Шунысы уйландырды: Люция бәян иткән буенча, җәберләнү сәбәпле чыгып киткәннәрнең үз халкына үпкәсе дә, туган авылы төшенчәсен тоныкландырмый икән бит! Ә тагы, кадерле булган  үз динең, газиз анаң телен югалту куркынычы – карурман, сазлыкларны кичүдән яманрак дип, денсезлектән, телсезлектән качып хәзерге авылга нигез салучылар, ничаклы ислам динендәге янтыклылар үрчеп дөнья күрүгә сәбәпче булулары рәхмәтле уйлар уйлатты, гасырлар артында калсалар да, ихтирам уятты.

Авыл башында, тукталышта, “Авылдашым һәм авылым кунагы! Син, җанга газиз булган җирдә басып торасың!..” дип язылган элмә такта тора.

Әйе, авылда нигезләре бетеп, авылны сагынып кайтканнар өчен булдырылган урын ул. Гадәттә, якыннарын зиярәт итәргә кайталар.  Алар монда туган нигезләренә кайткан сыман хуҗаларча иркенәеп ял итсеннәр өчен рәшәткә белән әйләндереп алынган бу күркәм урында өстәл, урындыклар ясалып куелган, чәчәк-куаклар утыртылган. Үткәннәргә кайтып хәтер-хатирәләр барлыкларга үзәнлектә җәйрәп яткан туган авылга күз салу да җитәдер.

Люция һәм Миннур кебек торган авылына җан өрүчеләр күбрәк булсын иде. Янтыктан чыгып китеп туган авылларын тансыклап кайтучыларның күңелләре разый булсын! Бу гамәлләренә Аллаһу рәхмәтен бирсен! Арабыздан татар мәдәниятен гөрләткән, ана телебезне, авылны үстергән, тарихыбызны  оныттырмаган  көчле затлар чыга калса, аларга ярдәм итеп, игелекле ниятләрен хуплап берләшсә, бер максатка юнәлсә, авылдашлар  – артка бармыйбыз, булдырганча алга барабыз, һичшиксез! Элеккеләргә дә җиңел булмаган бит әнә. Җаен тапканнар: сазлыклар киптергәннәр, үз телендәге, динендәге кавем калдырганнар... Кемнәр? Арабыздан булган  санаулы кешеләр!..

Башын 27 сентябрь санында карагыз.

Лаеш районы “Чулман акчарлагы” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе,

язучы  Гүзәл Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арабыздан беребез!(Дәвамы)