Кайчандыр Татарстан авылларыннан ерак Төньякка — Финляндия чикләренә эшкә киткән милләттәшләребез язмышы. Лаеш районы Татар Янтыгы авылында яшәүче Шәфигуллина Рауза Гарифулла кызының истәлекләре.

Кыш көне яки бәрәңге утыртканда: элек туган көннәрне ничек исәпләгәннәр?
«Мин Финляндиядә 1939 елның кышкы суыгында туганмын. Ул вакытта туган көннәрне үткәрү дигән нәрсә юк иде инде. Әниләрдән туган көн турында сорасаң, гади генә итеп: “Я кыш көне, я басма салганда, я бәрәңге утыртканда, я бәрәңге алганда, я уракка төшкәндә тудың”, — дип җавап бирәләр иде. Шуңа күрә туган көннәрдә буталчыклар да килеп чыккандыр, дип уйлыйм.
Пенсиягә чыкканда гына, гомер буе апамның туган көне белән йөргәнемне аңладым. Ул вакытта апам үлгән иде инде, ә документларда шулай язылган булып чыкты. Паспортны ала идек тә, югалмасын дип аерым җыеп куя идек. Илебез тыныч, авылдан читкә әллә ни чыгып йөрми авыл кешесе. Тормышка чыкканда гына кирәк иде ул паспорт. Кулланылмагач, сандыкта өр-яңа кебек торалар иде», — дип башлады сүзен Рауза апа.
Авылдан ерак Төньякка: «Вербовка» белән китү
Рауза апаның әнисе Маһисәрвәр (авылда аны Сәрвәр дип кенә йөртәләр) әтисе Гарифулла исемле авыл егете белән өйләнешеп, тормыш корып җибәрәләр. Ул елларда авылда дөнья көтү бик авыр була, шуңа күрә читкә китеп эшләүчеләр күп була. Аерым кешеләр килеп, авыл халкын туплап, я үзләрен генә, я гаиләләре белән эшкә алып китә торган булганнар. Сатулашып, килешеп алып китүчеләрне — «вербовщиклар», ә эшкә китүчеләрне — «вербовать ителеп киттеләр» дип сөйли торган булалар.
Күрше авыллар — Имәнкискә, Кече Елга, Емельяново һәм Лаеш кешеләре белән бергә Рауза апаның әнисе белән әтисе дә әнә шулай «суык җиргә» юл тоталар. Әнисе үзләре торган җирдән Урал таулары күренеп торганын әйтә торган була. Шуннан алар алга таба Финляндиягә китәләр.
“Боларны әни сөйләгәннәрдән беләм. Барып төшкән җирдә аерым йорт, сыер-сарыклар, хәтта ак мунча белән кое да була. Шунда яшәп китәләр. Ул вакытта мин тумаган, апам Зөлхәбирә генә була. Күрәчәккә каршы димме инде, әтине “уен”га алалар. Ир-атларны сугышка хәзерлеккә алуны, безнең якта “уен”га алу дип атыйлар иде. 1939 нчы елны мин туганмын. Әти-әнигә хат сала. “Сугыш башланырга тора, якташлардан калмагыз, ничек тә туган якка, авылга кайтырга тырышыгыз”, - дип.
Бомбалау астында калган станция һәм ай ярымлык юл
Шулай итеп, Маһисәрвәр апа ике баласын ала да, атлар җигеп, ашарга пешерергә казаннарын, чәй кайнату өчен самоварларын һәм азрак кирәк-яракларын төяп, якташлары белән авылга кайтырга юл ала. Станциягә барып җитүгә, сугыш башланганлыгын үз күзләре белән күрәләр — дошман самолетлары станцияне коточкыч итеп бомбага тота башлый.
Маһисәрвәр апа якташлары белән урман кырыендагы кечкенә бер сарайны күреп ала. Балаларны шунда утырталар да, үзләре куркынычсызрак дип урман эченәрәк керәләр. Нәкъ шулвакыт бомбаның берсе нәни балалар утырган сарайга бик якын җирдә шартлый! Бәхеткә каршы, Ходай саклый — балаларга зыян тими, исән калалар.
Шундый авыр һәм шомлы вакытта да станция җитәкчеләре халыкны ялгыз калдырмый: аларны ашатып-эчертеп, поездга бушлай утыртып кайтарып җибәрәләр. Туган якларына җитү өчен Рауза апаларга ай ярым юл үтәргә туры килә.
Туган якка кайту һәм кабат сугышка юл алган якташ
Ахыр чиктә, алар Лаешка пароход белән килеп төшәләр. Кайткан юлда Янтык авылы кешесе Фәйзуллин Габдулла абыйны очраталар. Ул яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, кире фронтка — сугышка китеп бара торган булган. Очрашу вакытында ул: «Сез кайтып барасыз, Сәрвәр. Зур сугыш башланды. Мин авылга башка кайта алмам инде...» — дип, үзенең аяныч язмышын алдан сизгәндәй әйтә.
Ике баласы белән Сәрвәр апа туган авылына, әти-әнисе янына кайтып төшә. Әтисе үги булса да, ул кечкенә Роза (Рауза) апаны үз кызындай бик ярата. Хәзерге водокачка урынында ул вакытта тегермән була. Әтисе һәрвакыт шунда кадәр менеп, кайткан кешеләрдән: «Безнекеләрне күрмәдегезме?» — дип гел сорашып, аларны сагынып каршы ала.
Сатып алынган келәт — яңа йорт
Сугыш елларында тормыш авыр була: торырга урын, киергә кием җитми. Ярый әле авыл җирендә бәрәңге уңа. Маһисәрвәр апа авылдашларына бәрәңге алышырга йөри башлый (ул вакытта һәркем бәрәңгене бик күп утырта торган була). Булышкан хезмәте өчен авылдашлары аңа бәрәңге белән түлиләр. Сәрвәр апа ул бәрәңгеләрне сатып, әзрәк акча туплый.
Шул җыелган акчага ул «Ак апалардан» (Зиннур абыйның апасын халык шулай дип йөртә) кечкенә бер келәт сатып ала. Шул келәтне җайлап, өй итеп яши башлыйлар. Кечкенә булса да, үзләренең җылы куышлары булдырыла.
«Раузаның рәхәт, идәнен тиз юа...»
Күрше кызы Әлфинур белән Рауза апа бергә уйныйлар, бик дус булалар. Әлфинурларның гаиләсе хәлле, өйләре дә зур һәм иркен була. Бервакыт Әлфинур, өй эшләреннән арып, әнисенә зарлана икән: «Әнә Раузаның рәхәт, өйләре кечкенә булгач, идәннәрен тиз юып бетерә дә уйнарга йөгерә, ә мин бик озак юам», — дип, балаларча кечкенә өйнең дә «ихтыяҗын» күреп соклана торган була.Кечкенә куышны кышка әзерләү
Маһисәрвәр апага әти-әнисе, туганнары кулдан килгәнчә булышалар. Яңгыр яуганда, кышкы суыкларда кар үтмәсен өчен, өйалдын пләтәннән (үрелгән талдан) ясап куялар. Салкын җил өрмәсен дип, аны үзле балчык белән сылыйлар. Өенә түбә ясау да зур хезмәт таләп итә: өстен салам белән ябалар. Башта кыекка көлтәләп саламны бастырып чыгалар, аннан саламны җәяләр. Җил очыртып алып китмәсен өчен, өстен тагын бер кат бер-берсенә юкә белән бәйләнгән агачлар (жирдәләр) белән бастырып куялар.
Сугыштан соң кайткан әти һәм аерылган юллар
Рауза апаның әтисе Гарифулла сугышның беренче көненнән үк канлы сугышка керә һәм әсирлеккә төшә. Озак еллар хәбәрсез торганнан соң, ул 1947нче елның көзендә генә авылга кайтып төшә.
«Мин әтигә бик авыр ияләштем. Көз көне иде. 1948нче елны энем Миңнулла туды. Әти безне үзе яшәгән һәм эшләгән җиренә алып китәргә теләде, тик әни авылдан китәргә риза булмады. Ниһаять, әти үзе генә 1948нче елны торган җиренә кире китеп барды... Шунда торып калды. Башка кайтмады, шунда күмелде», — дип, әтисен сагыш белән искә ала Рауза апа.
Иске мәчеттәге мәктәп еллары
Тормыш шул рәвешле дәвам итә. 1947 елны Рауза апа беренче сыйныфка укырга керә. Башлангыч сыйныф балалары Ислам абыйлары белән Насыйров Әнвәр абыйлары арасында урнашкан иске мәчет бинасында укыйлар. Динсезлек елларында мәчетнең манарасын кисеп, аны мәктәп иткән булалар.
Рауза апа башлангыч сыйныф укытучысы Мәрьям апаны хәзер дә зур ихтирам һәм рәхмәт илә искә ала. Ул елларда авылда балалар бик күп була, хәтта параллель сыйныфлар ачыла. Барысы да диярлек тырышып укыйлар, укуны ташлаучы булмый.
Ул вакытта Татар Янтыгы авылында җидееллык мәктәп була. Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, Рауза апа югары сыйныфка — «югары школга» күчә. Калкулыкта урнашкангамы, авыл халкы мәктәпнең ул бинасын гел шулай атый торган була. Мәктәпнең директоры булып Габдрахман абый эшли.
Имәнкискә болыннарында печән өсте һәм Куйбышев ГЭСы
Ул вакытта авыл бик зур, ә күмәк хуҗалык (колхоз) берьюлы 8 бригададан тора. Бригадир Садриев Габдрахман абый мәктәпне тәмамлаучы яшьләрне данлыклы Имәнкискә болынына печән чабарга барачакларын әйтә. Бөтен сыйныф бердәм булып болынга эшкә чыга. Бригадир яшьләргә: «Ашавыгыз җитәрлек булыр, тамагыгыз тук булыр», — дип вәгъдә бирә.
Печән чабучылар болында, камыштан ясалган шалашларда яшиләр. Күмәк хуҗалык аларны үз хисабына көненә өч тапкыр искиткеч тәмле итеп ашата: өстәлдән итле аш, бәрәңге һәм мичтә яңа гына пешкән кайнар ипи өзелми. Тырыш яшьләр печәннәрне киптереп, зур богылларга өяләр. Кыш көне чана юлы төшкәч, һәрбер күмәк хуҗалык атлар белән үз печәнен ташып ала.
Тик бу гүзәл болыннар озак сакланмый... Иделдә данлыклы Куйбышев ГЭСы төзелеп, зур су килгәч, яшел чирәмле Имәнкискә болыннары мәңгелеккә су астында кала.
Тормыш сукмаклары: Сөю һәм хезмәт белән үткән еллар
Мәктәпне тәмамлагач, яшь Рауза апа авылның төрле авыр эшләреннән куркып тормый, гел хезмәттә була. 1959нчы елны ул Татар Янтыгы авылының тырыш, уңган егете Хәкимулла белән гаилә кора. Алар бер-берсен яратып, олылап, үзара хөрмәт итешеп яши башлыйлар.
Ире Хәкимулла абый башта ат җигә. Ул елларда күмәк хуҗалыкта атлар бик күп була һәм төп тарту көче булып нәкъ менә алар санала. Тырыш ир моның белән генә чикләнми: 1960нчы елны ул Лаеш районы үзәгенә трактористлыкка укырга бара. Көпчәкле һәм чылбырлы тракторларда иртәдән кичкәчә тир түгә, ә көз җиткәч — урак вакытында комбайн руле артына утыра.
Акрынлап тормышлар җайлана, йортка иминлек килә. Тырыш хезмәт өчен күмәк хуҗалык икмәк белән түли. Комбайнчыларның хезмәте аеруча югары бәяләнә — алар ашлыкны күп алалар. Ихата тутырып мал-туар, хайваннар тоталар. Үсеп, әти-әниләренә терәк һәм кул астына керә башлаган уллары Хәмит белән кызлары Рушания дә хуҗалык эшләрендә зур ярдәмче булалар.
62 еллык парлы бәхет һәм аерылу
Рауза апа белән Хәкимулла абый үрнәк гаилә булып, тигезлектә һәм татулыкта тулы 62 ел гомер кичерәләр. Тик аяусыз чир бу бәхетне дә кыя.
«2021нче елны Хәкимуллам коронавирустан китеп барды... Яше дә өлкән иде инде, шулай да якын, кадерле кешеңне һәрвакыт күбрәк яшәтәсе килә шул», — дип, тирән сагыш белән сүзен тәмамлады Рауза апа.
Хәтер сакчылары
Мин Рауза апа яныннан чыкканда, көн инде кичкә авышкан иде. Йөрәгемдә аның сөйләгәннәре, күз алдымда үткән тарих ландшафтлары калды. Урам буйлап атлаганда, күңелдә бары бер генә теләк туды: илебез тыныч булсын, ә менә шундый җылы, чиста өйләрдә үткән узаманнарның истәлеген саклап, намаз укучы ак яулыклы татар әбиләребез, Рауза апаларыбыз арабызда тагын да күбрәк булсын иде.
Рауза апа Шәфигуллинаның тормыш юлын тасвирлаган бу кыйммәтле язманы редакциягә җибәргәне өчен Г. Лукинага тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
Нет комментариев