Авылны авыл итеп тоткан аның данын еракларга тараткан олы җанлы хезмәт сөюче кешеләр була. Алар шау-шу яратмый, мактанып йөрми, ә көндәлек тырыш хезмәтләре белән башкаларга соклангыч үрнәк күрсәтә.
Бүгенге көндә дә Татар Янтыгы авылында гомер итүче һәм шушы авылның чын горурлыгы булган, 1950 елның 5 февралендә туган Зәйнуллин Рамил Кәримулла улы — нәкъ менә шундый затлы, олпат һәм хөрмәткә лаек шәхес. Ул бөтен гомерен туган җиргә хезмәткә багышлаган һәр эштән тәм табып яшьләргә чын тормыш мәктәбе калдырган Җир кешесе.
Рамил Кәримулла улының техникага булган кызыксынуы һәм мәхәббәте бик яшьли балачак елларыннан ук башлана. Дуылдап торган трактор моторы тавышы аның күңеленә гомерлек хезмәт көе булып кереп кала. Шуңа күрә һөнәр сайлау үзән үзе хәл ителә. 1966-1967 елларда ул тракторист-механизатор белгечлеген ала.
Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә киткәнче үк яшь егет трактор руленә утырып туган колхозында беренче хезмәт сукмагын сала. Чик буе сызыкларында армия сафларында намус белән хезмәт итеп 1970 елда авылга кайткан ир егетне туган җире кочак җәеп каршы ала. Шул елдан ул туган авылында төпләнә гаилә кора һәм канатланып эшкә керешә.
Рамил Зәйнуллин туган хуҗалыгында кырык елдан артык турылыклы һәм фидакарь хезмәт итә. Җирне яратып техниканың телен белеп эшләгән ялкынлы механизатор һәрвакыт алдынгылар сафында була. Район күләмендә узган ярышларда гел беренчелекне яулый, шуңа да аның исеме озак еллар буе районның Мактау тактасыннан төшми.
Аның шушы какшамас фидакарь хезмәте югары дәрәҗәдә бәяләнә. 1986 елда ул өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. Бу олы бүләк ир атның кырларда түккән һәр тамчы тиренә җиргә һәм һөнәренә булган чиксез мәхәббәтенә дәүләт дәрәҗәсендәге олы танылу һәм рәхмәт билгесе булып тора.

Рамил Кәримулла улы хезмәттә генә түгел тормышта да зур бәхеткә лаек булган кеше. Сөекле тормыш иптәше Диләфруз ханым белән алар үрнәк гаилә корып берсеннән-берсе кадерле өч бала үстерделәр - кызлары Раушания, игезәкләр Раил белән Раилә . Алар барысы да үз тормышларын тапкан ата ана үрнәгендә хезмәт сөюче игелекле кешеләр булып җитешкән.
Рамил абый белән Диләфруз апа балаларына һәрвакыт намуслылык һәм тугрылык сыйфатларын сеңдереп үстерделәр һәм бу бүген аларның һөнәрләрендә дә чагыла. Раушания үз туган авылында мәдәният мөдире булып кешеләргә рухи азык бәйрәм һәм җылылык өләшә. Раилә Казанда балалар бакчасында тәрбияче һәм татар теле укытучысы, кечкенә йөрәкләрдә туган телгә мәхәббәт уята. Раил әтисе юлыннан китеп техника белән бәйле җаваплы хезмәтне сайлаган, шофёр булып эшли.
Балаларының һәрберсе үз эшенең остасы, бу исә әти кеше өчен иң зур горурлык һәм бәхет булып тора.
Бүгенге көндә Рамил Кәримулла улы лаеклы ялда булса да, җаны барыбер тынычлык белми. Хезмәттә сыналган куллар һаман эш эзли. Хуҗалыкта бүген дә ул төп ярдәмче, үз куллары белән җыелган, җан өрелгән кабатланмас тракторы белән барлык кирәкле эшләрне төгээлләп тора.
Авыл яшьләре аның янына киңәш сорап еш килә. Тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе зур булган олы хезмәткәр беркемне дә кире какмый, техника серләрен өйрәтергә, акыллы киңәшен җиткерергә һәрвакыт әзер.
Рамил Кәримулла улы кебек кешеләр безнең җирнең җаны, авылыбызның какшамас таянычы. Аның узган данлы юлы, хезмәткә тугрылыгы һәм бүгенге яшәеше һәркемдә тирән соклану һәм ихтирам уята.
Нет комментариев