Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Лаеш ягы кешеләре

ТЫНГЫСЫЗ

Бөтен гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган талантлы бригадир, совхоз директоры, «Хезмәт Кызыл Байрагы» (1960), «Почет Билгесе» (1966) орденнары иясе, КПССның XXII съезд делегаты, ТАССРның Верховный Совет депутаты булган Асия Садыйк кызы Садыйковага «тынгысыз» дигән сүз бик килешә иде дип әйтәләр аның белән таныш булган, аның кул астында эшләгән кешеләр.

Авыл хатынының Мәскәүгә министрга баруы
1958 ел. Фермадагы үрдәкләрне ашатырга азык юк, район һәм республика җитәкчеләре барысы да сөйләшеп куйгандай «комбикорма юк» дип тәкрарлыйлар. Кулыңны селтә дә кайтып кит, 10 бригадирның тугызы шулай эшләр иде, ләкин тынгысыз Асия гына түгел. Эшкә алынгансың икән, аны яхшы итеп, башкаларга үрнәк итеп башкарып чыгарга кирәк. Вөҗданы шулай куша аның. «Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» дип эшләгән эш нәрсәгә кирәк ул.
Күз курка — куллар эшли. Икенче көнне Асия Садыйкова поезд белән Мәскәүгә китеп барды. СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының кабул итү бүлмәсендә караңгы бер авылдан килгән хатынның министр белән очрашырга теләве министрлык эшчеләрендә бераз көлке хисе уятса да, ахырда алар Асиянең үҗәтлегенә, куркусызлыгына шаккаттылар. Мең чакрымга якын юл үтеп килгән авыл хатыны үзенең максатына ирешә. Министр 400 тонна комбикорманы Атабай үрдәк үстерү бригадасына җибәртү буенча наряд имзалый.
Әлбәттә республикага кайткан әлеге азыкны башкалар белән дә бүлешергә туры килә. Ләкин эш анда түгел. Эш Асия Садыйкованың үз хезмәтенә тугры булуын, авырлыклар алдында сынмавын күрсәтә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан чыккач та Асия кире вокзалга ашкына. Поезд аны салмак кына тирбәтеп туган ягына алып кайта. Асиянең үрдәк бригадасын җитәкли башлаганнан бирле күзенә йокы керми дә башлаган иде инде. Ләкин бүген җилкәсеннән бер йөк төште бит, кош-кортларга ашатырга азык булачак. Шушы рәхәтлек хисе белән куанган 35 яшьлек хатынның күз кабаклары авыраеп аны бик еракка, сабый чагына алып киттеләр... 

Атабай
Асия Садыйкова 1924 елның 23 сентябрендә Лаеш районының Атабай авылында ярлы крестьяннар — Садыйк белән Бибигайшә гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Садыйк Атабайда туып үскән булса, әнисе Бибигайшә чыгышы белән күршедәге Сингел авылыннан була.
Садыйк Шәрип улы 1929-1930 елларда Атабайда оешкан беренче колхоз председателе булган кеше. Әтисе вафат булганда Асиягә 12, ә сеңлесе Саниягә 7 яшь була. Авылда 1937 елда 7 еллык мәктәп ачылгач Асия үзеннән 2-3 яшькә кече булган балалар белән 7нче класны укып бетерә. Ә 1940 елдан буйга җиткән кыз колхозда төрле эшләрдә эшли башлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач 17 яшьлек Асия «Камский» колхозының урак уру, ашлык суктыру, чистарту белән шөгыльләнә торган бер бригадасына җитәкчелек итә. Ул ирләр кебек каты куллы, һәр эшкә тәвәккәл һәм оештыру сәләтенә ия була. Үз кул астында эшләгән һәр кешедән төгәллек, эшнең сыйфатын һәм вакытында башкарылуын таләп итә. 
Сугыш тәмамлангач, 1945 елдан башлап Асиянең тормышында 10 еллык Леспромхоз чоры башлана. Ул Атабай урман кисү пунктына мастер булып эшкә урнаша. Бу чорда Лаеш леспромхозында өч утын әзерләү пункты эшләгән: Мансурово, Мысы һәм Атабай. Агачларны кыш көнне кисеп яр буена җыйнап куялар, ә җәен баржаларга төяп Россиянең төрле төбәкләренә җибәрә торган булганнар. Сугыш вакытында урман кисү, утын әзерләү өчен Атабай авылында махсус тоткыннар лагеры да оештырылган. Сугыш беткәч тә бу эш дәвам иткән.
Гаилә
Бөек Ватан сугышы беткәч, авылга бер-бер артлы ветераннар кайта башлый. 1945 елның сентябрендә 1 группа инвалид, орден-медальләр белән бүләкләнгән Ватан сугышы ордены кавалеры Габделхак Хөсәенов та кайтып төшә. Фронттан кайту белән Габделхак Исхак улы Лаеш леспромхозының Атабай лесоучастогы кибетенә эшкә урнаша. Халык телендә ул кибетне «Сал кибете» диеп атап йөрткәннәр.
1947 елның июль аенда сугыш ветераны Лаеш леспромхозының Мансурово авылының лесопунктына урман кисүче итеп күчерелә. Ул вакытта булачак хатыны Асия да Мансурово авылының лесопунктында технорук булып эшли торган була. Кыскасы, шул көннән башлап Асия белән Габделхак бер оешмада эшли башлыйлар.
Озак та үтми 1948 елның яңа елыннан соң яшьләр тормышларын бергә бәйләп җибәрәләр. Гаиләдә бер-бер артлы 4 балалары туа.
Пекин үрдәкләре һәм Хрущев белән очрашу
1950 еллар ахырында Куйбышев сусаклагычы төзелеп беткәч Кама елгасының сулары хәзерге Атабай ярларына кадәр килеп җитә. Чәчүлек мәйданнарының күпчелеге су астында калу сәбәпле, ТАССРның Югары Советы «Комсомольский» совхозының Атабай авылы фермасында үрдәк үрчетү эшен башлау буенча кирәкле күрсәтмәләрен бирә. 1957 елда Пекин токымлы үрдәкләр кайтартылып аларны элеккеге спецлеспромхозның биналарына урнаштыралар. 1958 елда элекке бригадир урынына алмашка Асия Садыйкованы тәкъдим итәләр. Ул җиң сызганып эшкә керешә.
1959 елда инкубаторда 69 мең үрдәк бәбкәсе чыгарыла. Нәтиҗәдә аларны үстереп дәүләткә меңләгән тонна үрдәк ите тапшырыла. 1960 елда Асия Садыйкова бригадасына «Коммунистик хезмәт бригадасы» исеме бирелә. Икенче көнне бригадирның үзен Партия обкомына Казанга чакыралар. Алкышлар астында ТАССРның Министрлар Советы рәисе Габделхак Әбдерәзәков Асия Садыйкованы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкли.
Асия Садыйкованың үрдәк үстерүчеләр бригадасы турында гәҗитләргә, журналларга язалар. Казаннан рәссамнар килеп үрдәк үстерүче кызларның портретларын ясыйлар. Ә бер көнне авыл халкы өчен бөтенләй дә көтелмәгән хәл була, Атабай авылына «Кинохроника» студиясе килә. Режиссерлары бик таләпчән. Ул кушканда гына көләсе, ул күрсәткән якка гына борыласы. Кино төшерүчеләр киткәч «Бер тапкыр кинога төшкәнче 3мең үрдәк үстерәм мин», — дип көлешәләр кызлар.
Югары күрсәткечләрен исәпкә алып бригадир Асия Садыйкованы Совхоз коммунистлары делегат итеп сайлап өлкә партия конференциясенә җибәрәләр, ә өлкә партиясе аны КПССның XXII съезд делегатлары исемлегенә дә кертә.
1961 елның 17-31 октябрендә Мәскәүдә узган съезд хатирәләрен Асия дәфтәренә язып бара, авылга кайткач түкми-чәчми сөйләп бирәсе бар бит.
Кире туган авылына әйләнеп кайткач кабат эш. Бүрек, бишмәт, кәлүшле киез итек. Бригадирларының кайтканын ишеткәннәр Асияне әйләндереп алып съезд турында сөйләргә сорыйлар
Ә ул шул ук. Бүрек кырыеннан озын кара толымнары, каракучкыл йөзендәге куе кашлары һәм иң мөһиме тынгысыз холкы:
-Бер кат эшләрне карап чыгыйк та, кызыл почмакта җыелышып сөйләшербез. Озак-озак итеп сөйләштеләр, күбрәк Асия Садыйкова сөйләде. Съезд делегатларының Сталин җәсәден мавзолейдан чыгартып җирләү өчен тавыш бирүләре, Яңа Устав кабул ителү,1980 елда коммунизм булачагы турында һәм дәфтәренә теркәп барган башка кызыклы күзәтүләре белән бүлеште браигадир.
Әле яңа гына Асия Садыйкова Никита Хрущев белән бер залда утырган булса, ә хәзер ул кабат бетмәс-төкәнмәс эш арасында. Фермада 11 мең ана үрдәк сайлап алырга кирәк, җәйгә ярты миллион бәбкә үстерәсе бар, алар өчен яңа брудергаузлар төзетәсе булачак.
Иртәнге биштә чыгып китә дә, караңгы төшкәнче фермада. Соңыннан ире белән кичке мәктәпкә 9 сыйныфны укырга баралар. Әле шуның өстенә Асия Эшче депутатларның район советы депутаты да. Төрле мәсьәләләр буенча ярдәм сорап өенә дә, фермага да килүчеләр өзелми. 
Ә 1963 елда Асия Садыйковага тагын бер мөһим вазыйфа өстәлә, тынгысыз бригадирны ТАССРның Верховный Совет депутаты итеп сайлыйлар. 1966 елда хезмәттәге уңышлары өчен Асия Садыйк кызы «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 
1981елда авыл хуҗалыгы өлкәсенә 40 елдан артык гомерен багышлаган, гади эшчедән башлап төрле югарылыктагы җитәкче урыннарда хезмәт иткән Асия Садыйк кызы лаеклы ялга китә. 2002 елның 7 маенда тынгысыз Асия Садыйкова 78 енче яшендә бакыйлыкка күчә.

(Фотолар Асия Садыйкованың 
улы Ринат Хөсәеновның шәхси архивыннан алынды)
Булат Ибраһимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТЫНГЫСЫЗ