Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Авыл кешеләре өчен озак көтелгән бүләк

Дятлово авылында яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты Алты дистә ел диярлек авыл хезмәтчәннәре бәйрәмнәргә ашханә яки мәктәп бинасына җыелалар, ә чын клуб турында хыяллана гына иделәр. Мөмкин булмаслык тоелган нәрсә "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программа аркасында мөмкин булды. Яңа мәдәният учагын ачу тантанасында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев,...

Дятлово авылында яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты

Алты дистә ел диярлек авыл хезмәтчәннәре бәйрәмнәргә ашханә яки мәктәп бинасына җыелалар, ә чын клуб турында хыяллана гына иделәр. Мөмкин булмаслык тоелган нәрсә "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программа аркасында мөмкин булды. Яңа мәдәният учагын ачу тантанасында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм РФ мәдәният министрлыгының мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты директоры Владимир Цветнов катнашты.

Владимир Анатольевич фикере буенча, республика җитәкчелеге халык файдасына эшли белә. Ул яңа клубта һәрчак балаларның шат авазлары яңгырар дип өметләнә. Татарстан мәдәният министры авыл хезмәтчәннәренә мөрәҗәгатендә хәзер төп бурычның монда һәрчак кызыклы һәм күңелле чаралар үткәрү икәнен ассызыклады. Район башлыгы Дятловоның инде күптән яңа мәдәният йортына мохтаҗ булуын билгеләде. ТР Президенты ярдәме белән халыкка шундый бүләк ясау мөмкин булды. Айрат Сибагатуллин Дятлово мәдәният йорты директоры Любовь Хәсәновага бинаны матди-техник җиһазлауга сертификат, ә төзелеш фирмасы директоры Ленар Григорьев ишектән символик ачкыч тапшырды.

Яңа бина барлык заманча яктырту һәм иминлек таләпләренә туры килә. Клубта күп санлы китаплары булган китапханә, артистлар өчен грим бүлмәсе һәм 200 урынга исәпләнгән актлар залы бар. Ул концертлар, кызыксынулар буенча түгәрәкләр, җыелышлар һәм башка чаралар үткәрү өчен җиңел генә яңадан җиһазландырыла ала.

-Без бу вакыйганы шундый озак көттек! Элек кысан шартларда чыгыш ясарга туры килә иде, ә хәзер безнең авылда чып-чын сарай бар! - дип шатлыгы белән уртаклаша җирле фольклор коллектив җитәкчесе Валентина Клюшина.

Мәдәният йорты ачылу дятловолылар өчен зур бәйрәмгә әйләнде, алар бөтен авыл белән аны карарга килделәр. Тантана Лаеш районы халык ансамбльләре һәм иҗат коллективлары концерты белән тәмамланды.

Хәзер Дятловода чын мәдәният учагы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев