Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Белемгә юл кызыклырак була бара

Белем көнендә һава шартлары начар булу Усады прогимназиясендә яңа уку елын тантаналы ачарга комачау итмәде. Бәйрәм линейкасын спорт залына күчерделәр. Анда барысына: укучыларга да, педагогларга да, әти-әниләргә дә урын табылды. Чарага Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килделәр. Укучыларга хәерле юл теләгәндә Айрат Миңнемуллович республика...

Белем көнендә һава шартлары начар булу Усады прогимназиясендә яңа уку елын тантаналы ачарга комачау итмәде.

Бәйрәм линейкасын спорт залына күчерделәр. Анда барысына: укучыларга да, педагогларга да, әти-әниләргә дә урын табылды. Чарага Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килделәр. Укучыларга хәерле юл теләгәндә Айрат Миңнемуллович республика җитәкчелегенең беренче чираттагы бурычы - балаларга ТРдан читкә чыкмый гына заманча стандартлар буенча сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булдыру икәнен билгеләде.

Район башлыгы Усады прогимназиясе директоры Эльвир Якуповка, мәктәпнең иң яхшы педагогларына һәм ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсен үткәрүдә актив катнашкан район предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт грамоталары тапшырды.

Шулай да бу бәйрәмдә төп кешеләр беренче кат беренче сыйныфка баручы малайлар һәм кызлар иде. Яңа уку елында Лаеш районы мәктәпләренә 420 беренче сыйныф укучысы бара, аларның 32 се Усады прогимназиясендә укыячак. Бу уку йортында мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларны инновацион укыту тәҗрибәсе уңышлы кертелә. Кече яшьтән үк балаларның төрле фәннәргә сәләтләрен үстерүгә игътибар бирелә. Гадәти фәннәрдән тыш балалар робототехника, медицина, экология һәм башка фәннәрне өйрәнәләр. Прогимназия үзенең ботаника бакчасы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен мәйданчык һәм ял бүлмәләре белән мактана ала.

-Минем кызларыма монда бик ошый. Чиста һәм җайлы бина, өйдән ерак түгел. Спортка һәм балалар сәламәтлегенә игътибар бирүләре ошый. Өченче балабыз үсә төшкәч, аны да шушы ук мәктәпкә бирергә тырышачакбыз, - дип үз фикерен белдерә әти-әниләрнең берсе Сергей Пушкарт.

Беренче сыйныф укучыларын озын һәм җиңел булмаган белем юлы көтә. Әмма Усады прогимназиясе кебек мәктәпләр аркасында әлеге юл кызыграк һәм мавыктыргычрак була бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев