“Безнең заман“
Татарстанда ел саен үткәрелә торган "Наше время - безнең заман" эшләүче яшьләрнең телевизион ачык республика фестивале эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм инженер-техник кадрларның яңа буынын формалаштыруга юнәлтелгән. Быел ул 9 июньнән 13 ноябрьгә кадәр үтә. Катнашучыларга сайлап алу зона этапларын үтү кирәк (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт). Җиңүчеләрне суперфинал, ә...
Татарстанда ел саен үткәрелә торган "Наше время - безнең заман" эшләүче яшьләрнең телевизион ачык республика фестивале эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм инженер-техник кадрларның яңа буынын формалаштыруга юнәлтелгән.
Быел ул 9 июньнән 13 ноябрьгә кадәр үтә. Катнашучыларга сайлап алу зона этапларын үтү кирәк (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт). Җиңүчеләрне суперфинал, ә соңыннан гала-концерт көтә.
Фестиваль турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы (mpt tatarstan. ru) рәсми сайтында һәм ТР "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы (www.yoId.ru) сайтында.
Фестивальдә катнашу өчен документларны 2016 елның 12 сентябренә кадәр бу электрон адреска: beznenzaman @ maiI.ru яки 420111, Казан, К.Маркс урамы, 23/6 РМОО ТР "Созвездие - Йолдызлык", почта адресына җибәрә алалар, тел. 8(843)238 -43-17, 238-00-63.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев