Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Кечкенә артистның зур уңышы

28-31 март көннәрендә Чебоксарда үткән халыкара "Милли казаныш" вокаль-хореографик конкурста биш яшьлек лаешлы Артем Новиков махсус "Алтын йолдыз" призына, "Мистер очарование" һәм иң яхшы сәхнә образы өчен дипломнарга һәм Россия язучылар берлеге махсус призына лаек булды.

Анда Эстония, Украина, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мордовия, Чувашия һәм башка төбәкләр балалары катнашты. Артем ике номинациядә җырлады: "Ермоловның балалар җырлары" һәм "Эстрада вокалы". Өч җыр, өч костюм - өч образ. Яшь артистның иҗат сәләтенә жюри лаеклы бәя бирде. 40 конкурсанттан торган өч яшь төркеменнән жюри фәкать кече төркемдә генә "Алтын йолдыз"га лаекны тапты. Якташыбызга бүләк тапшырганда зал аягүрә алкышлаган. Артемнең җитәкчесе - "Бәхетле бәләкәч" балалар бакчасы музыка җитәкчесе Диана Хоботина ике рәхмәт хаты алган. "Без район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәме белән костюмнар алдык һәм номинацияләрдә катнашу өчен взнос түләдек. Безнең үтенеч буенча "Икмәк" ЧҖҖ ике "Түбәтәй" торты ясады. Бу конкурста зур ярдәм булды", - диде Д.Хоботина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс успех Новиков