Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Җәйгә һәм каникулларга старт бирделәр

Район авылларында һәм Лаешта беренче июньдә җәй, кояш һәм иң озын каникуллар бәйрәме булды.

Балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Энҗе бөртеге" беренче балалар иҗаты район конкурсы үтте. Монда районның 10 авылыннан балалар бакчаларына йөрүчеләр җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Сәхнәдә робот башкаруында җыр (Новиков Артем, "Бәхетле бәләкәч" балалар бакчасы, Лаеш) яңгырады, кыргыйлар ("Радуга" балалар бакчасы, Лаеш) һәм папуаслар биеде, Никольский балалар бакчасының "көнчыгыш биючеләренә" карап сокланып булды. "Яз килде" (Кече Елга) биюе, күңелле "Неразлучные друзья" ("Березка", Лаеш) җыры, татар телендә шигырьләр (Айрат Нуруллин, Хәерби) һәм башка концерт номерлары тамашачыларны сөендерү белән бергә балалар бакчаларында эстетик тәрбия бирү, аларның сәләтләрен үстерү өстендә зур эш алып барылуын күрсәтә. Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең фестивальгә әзер- ләнүдә иҗади якын килүләрен билгеләп мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Венера Дәүлиева шул хакта сөйләде, алар үзләре дә катнашучы булды. Алар башкарган әкият геройлары - тик тормас Петрушка, акыллы кыз, Кызыл калфак һәм соры бүреләр - алып баручылар да, күңелле уеннарны оештыручылар да булды. Концерт номерлары мәзәкләр, уеннар белән үрелеп барды. Өлкәннәр сәгать ярым бәләкәчләр игътибарын җәлеп иттеләр, бу инде балалар бакчалары хезмәткәрләренең үз эшләренең осталары булуы турында сөйли. Фестивальнең яшь катнашучыларына йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.

Шуны әйтеп үтү кирәк, фестиваль балалар бакчалары мөдирләре өчен үзенә күрә практик семинар булды, алар коллегалары эшләрен күрделәр, үз казанышларын күрсәттеләр. Бер сүз белән әйткәндә, беренче "Энҗе бөртеге" фестивале уңышлы үтте. Киләсе елда аның дәвамы булыр дип өметләнәбез.

Лаеш балалар йортында спорт сабан туе булды. Россия ФСХның ТР буенча № 4 районара инспекциясе хезмәткәрләре үзләре шефка алган балаларга бер машина бүләк алып килгәннәр. Салым җыючылар килүгә иртәдән сибәләгән яңгыр да туктады, кояш чыкты - һәм бәйрәм башланды. Халыкара балаларны яклау көне, балалар йорты масштабында сабантуй, каникуллар башлану, якын көннәрдә җәйге лагерьга күчү - күңел ачу өчен сәбәпләр җитәрлек. Балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина хезмәткәрләргә һәм балаларга җәйге лагерьны әзерләүләре өчен, ярдәмче хуҗалыкта эшләүләре өчен рәхмәт белдерде, елга йомгаклар ясады. Төрле номинацияләрдә "иң яхшы" исеме бирү һәм шактый суммада акчалата премияләр тапшыру алкышларга күмелде. Ә аннан соң спорт ярышлары башланды! Көрәшчеләр келәмдә көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, юлда сулы чиләкле көянтә белән узыштылар, аланда уенчылар күзләрен бәйләп колга белән чиләккә сугарга омтылдылар... Ә аннан соң җанатарлар төп ярыш - 4нче ФСХ кунаклары һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр арасында футбол матчын карарга җыелдылар. Уен киеренке булды, көндәшләр бер бер артлы туп керттеләр. Финал сыбызгысы яңгырагач исәпнең 5:5 булуы ачыкланды, дуслык җиңде.

25 Октябрь исемендәге поселок мәдәният йортында режиссер Юлия Җәббарова куелышында "Алтын ачкыч" спектакле премьерасы булды. Март аенда авылдашлары өчен балалар белән чыгыш ясаганда спектакль кую теләге уяна. Әзерлек ике айдан артык дәвам итә. Артист-укучылар репетицияләргә йөри, әти-әниләр костюмнар тегүдә ярдәм итә, ә куючы режиссер булачак спектальнең һәр моментын уйлый. Тамашачылар үз геройлары образларына кергән, чын күңелдән уйнаган яшь артистларны алкышларга күмә. 25 Октябрь исемендәге поселокта яшәүчеләр бу спектакльне районның балалар бакчаларында күрсәтергә тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник каникулы дети

2
X